Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:07

«Русиядә һәм чит илләрдә Ислам һәм дини белем бирүнең үсеше» конференциясендә ислам үсешенә карата күп төрле мәсьәләләр каралды.

Бүген Мәскәүдә ислам галимнәре һәм төрле мөселман илләре илчеләре катнашлыгында ике көн дәвам иткән халыкара фәнни- гамәли конференция тәмамланды. «Русиядә һәм чит илләрдә Ислам теологиясе һәм дини мәгәрифнең үсеше» дип аталган бу конференциядә Согуд Гарәбстаны, Иран, Йәмән илчеләре, Русия хөкүмәте һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, Татарстан һәм Башкортстан мөфтиләре, мәгәриф өлкәсендә ислам мәдәнияте һәм тарихы белән шөгыльләнүче галимнәр, шулай ук Төркиянең дин эшләре министры Али Бардакоглы катнашты.

Беренче көнне төп хисап белән Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин чыгыш ясады. Икенче көнне, ягъни бүген Төркиянең дин эшләре министрылыгы һәм Русиянең мөфтиләр шурасы арасында эш берлеге хакында килешү дә имзаланды. Бүгенге җомга намазында катнашкан Төркия кунагы Али Бардакоглы намазга килгән мөселманнар алдында хөтбә укыды.

Әлбәттә ике көн буе барган конференциядә чыгыш ясаучылар бик күп иде. Бу конференциядә күбрәк чишелеш таләп иткән проблемалар күтәрелде. Һәм чыгышларның темасы да бик киң бирелгән иде. Мәсәлән, Русия мәгариф министрлыгы бүлек мөдире Петрова «Русия Федерациясенең мәгариф системасында ислам тарихы, ислам мәдәнияте белгечләрен әзерләү проблемасы» дигән теманы күтәрде. Шулай ук Иранда дини белем бирү дигән тема да яктыртылды. Конференциядә катнашучылар Исмәгыйль Гаспралыны да ислам белемен бирүче буларак искә алды. Халыклар дуслыгы институты профессоры Абдулла Нуруллаев «Дини белем яшьләрдә эсктримизга каршылык тәрбияләү факторы» дигән темага чыгыш ясады. Һәм үзенең чыгышында әхлак темасына басым ясап, мәчетләр. чиркәүләр, синагогалар соңгы елларда бик күп төзелә, ләкин алар халыкта , яшьләрдә әхлак, тәртип тәрбияләүгә йогынты ясамый диярлек, диде.

Татарстанда ислам белемен укыту проблемалары дигән темага Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин чыгыш ясады. Һәм аның белән бу конференция турында сөйләшү мөмкинлеге дә булды. Ул конференциягә бәя биреп, конференциянең бик файдалы булуы, күп төрле проблемалар күтәрүе хакында әйтте. Ул шулай ук Русия шартларында эшләп килүче дини уку йортлары белемне беренче чиратта Русия мөселман традицияләренә таянып дәвам итәргә тиеш, диде. “Һәм мең елдан артык ислам тарихы булган татарларның дини белем бирүе беренче чирата татарлар арасыннан чыккан дин галимнәренең эшләренә таянырга тиеш. Чөнки төрле илләрдә белем алып кайткан безнең мөгәллимнәрнең ислам мәгарифенә карашлары төрле. Аны бер системага кертергә кирәк”, диде Рәфыйк әфәнде.

Ә инде Төркия белән Русия мөфтиләр шурасының эш берлеге хакындагы килешүенә карата ул, төрекләр безгә якын милләт, безнең дини мәсхәпләр дә бер, аларда шулай ук дини дәреслекләрне язу буенча да тәҗрибә зур. Шуның өчен алар белән эш берлеге алып бару ике якка да файдалы булачак , диде.

XS
SM
MD
LG