Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:33

Ницца җыенында Европа Берлеге Русия белән сөйләшүләрне яңартуын белдерде. Русия президенты Грузиянең бөтенлеген таныды.

Мәскәү белән сөйләшүләрне яңарту карарын Брюссель бер атна элек кабул иткән иде. Җомга көнне Франциянең Ницца шәһәрендә үткән җыенда бу карар рәсми игълан ителде.

"Еврокомиссия Русия белән Европа Берлеге арасында сөйләшүләрнең дәвам итүен хуплый. Бу мөнәсәбәтләр үзара уңай бәйләнеш шартларында ныгырга тиеш", - диде Еврокомиссия башлыгы Мануэль Баррозу җыеннан соң үткән матбугат очрашуында.

Сөйләшүләр өстәле артында

Русия белән Европа Берлеге арасында яңа партнерлык килешүе турында сөйләшүләр 1 сентябрьдә Грузия низагы аркасында туктатылган иде.

Медведев-Саркози планы үтәлгәнме, юкмы?

Низагны чишү максатында Европа Берлегендә рәислек итүче Франция президенты Николя Саркози Русия президенты Дмитрий Медведев белән махсус план төзегән иде.

Медведев (с) һәм Саркози матбугат очрашуында
Бүгенге матбугат очрашуында Саркози асылда бу планның тулысынча үтәлеп бетмәгәнен таныды. Мисал өчен, гаскәр чыгару турындагы матдәне.

"Мин президент Медведевка ике урыннан гаскәр чыгаруны тизәйтү кирәклеген әйттем - Ахалгори үзәнлегеннән һәм Көньяк Осетиядән читтә урнашкан Переви авылыннан", - диде ул.

Русия президенты исә Медведев-Саркози планының "хокукчылар теле белән әйткәндә, тулысынча һәм тиешле рәвештә үтәлүен" белдерде.

Русия нинди Грузиянең бөтенлеген таныды?

Рәсми Брюссель Мәскәү белән сөйләшүләрне яңарту өчен берничә шарт куйды. Шуларның берсе – Грузиянең бөтенлеген тану.

Мәскәү Грузияне хәзер шулай күрә

Карта буяп күз буяу
Бер журналистның Грузия турында соравына җавап биргәндә Медведев мондый сүзләр әйтте: "Русия Грузиянең бөтенлеген тулысынча таный... ләкин Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсез халыкара хокук субьектлары буларак танылуын искә алып."

Без бу ике республиканы танырга мәҗбүр булдык һәм бу карарны үзгәртмиячәкбез, диде ул.

Ракеталалар мәсьәләсе дә күтәрелде

Ошрашуда Европада корал урнаштыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Америка Европада ракета калканын урнаштырган очракта, Медведев җавап итеп, Калининград өлкәсендә Искәндәр ракеталарын урнаштыру белән янаган иде.

Саркози Медведевның бу белдерүенә үкенечен әйтте һәм киләсе җәйдә үтәчәк Европа-Америка иминлек саммитына кадәр бу адымнан тотылып торырга чакырды. Медведев моның белән килеште дияргә була:

"Европаның иминлеге турында глобаль килешүгә кадәр һәркем берьяклы адымнардан тотылып торырга тиеш. Русия андый адымнар ясамады. Без бары тик кайбер Европа илләренең беркем белән киңәшмичә үз җирендә корал урнаштыруына җавап бирәбез", - диде Медведев.

Шулай да, тел төбендә ягулык

Очрашуда дөнья кризисы, икътисад, ягулык мәсьәләләре дә күтәрелде. Еврокомиссия башлыгы бу өлкәдә хезмәттәшлек итү кирәклегенә аерым басым ясады.

"Европа Берлеге белән Русия арасында киләчәк мөнәсәбәтләр ракеталар түгел, икътисадка нигезләнергә тиеш. "

Баррозу сүзләренчә, Европа Берлеге кулланган газның 61%ты читтән килә, шуның 42%ты Русиядән. Русия ягулык тәэмин иткән микъдәрдә Европа Берлеге базар тәэмин итәчәк, диде ул.

Брюссельнең Мәскәү белән сөйләшүләрне башлау теләгендә бу саннарның өлеше шактый зур дип уйларга кирәк.

XS
SM
MD
LG