Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зур 20-лек икътисади кризис турында сөйләшә


Дөньяның икътисади яктан үсеш алган 20 ил башлыклары глобаль икътисади кризистан чыгу юллары турында сөйләшү өчен Вашингтонга җыелды.

Беренче булып АКШ президенты Джордж Буш Ак Йортта кунаклар хөрмәтенә кичке аш мәҗлесе оештырды.

Саммит утырышы Вашингтондагы милли архитектура музеенда уза. Очрашу алдыннан АКШ президенты Джордж Буш икътисадның бар өлкәсен дәүләт күзәтүенә күчерү куркыныч булуы турында әйтте һәм ил башлыклар ирекле сәүдәне яклар дигән өметен белдерде.

Зур 20-леккә АКШ, Япония һәм Европа Берлегеннән тыш, икътисади үсештә булган Кытай, Русия һәм Һиндстан керә.

Җомга көнне Европа берлеге үзенең яңартылган хисабында, 15 илдә икътисад үсешенең кимүен әйтте. Кушма Штатларда сәүдә күләме 3% азайган.

XS
SM
MD
LG