Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уң көчләр берлеге” чираттан тыш корылтайга җыелды


Химки шәһәрендә “Уң көчләр берлеге” фиркасенең чираттан тыш корылтае узды һәм партия үз-үзен тарату карарына килде.

Алдагы көнне “Уң көчләр берлеге” сәяси Шурасы корылтайга фирканең таралу карарын хупларга тәкъдим иткән иде. Әмма Мәскәү, Кострома һәм Питербур бүлегенең кайбер вәкилле җитәкчелекнең бу фикеренә каршы чыкты.

“Уң көчләр берлеген” оештыручыларның берсе, партиядән киткән Бориц Немцов әгәр фиркә сакланса аны финанслау өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер булуын белдерде.

Әмма корылтайда 108 вәкилнең 97се партияне тарату яклы булган. Һәм алар яңа “Уң эш” дигән фирка оешуны хуплаган.

“Уң көчләр берлеге”, “Ватандашлар көче” һәм Демократик партия Русиядә “Уң эш” дигән яңа либераль партия булдыруны күздә тота. Аның корылтае 16 ноябрьгә билгеләнгән.

Демократик партия һәм “Ватандашлар көче” бүген шулай ук үз-үзләрен таратуны хәбәр итте.


XS
SM
MD
LG