Accessibility links

Интернетта кыйналган журналистны яклап тавыш бирү бара


Пәнҗешәмбе көнне Мәскәү янында каты кыйналган “Химкинская правда” газетасы баш мөхәррире Михаил Бекетов бер тәүлек ярдәмсез ятткан. Бу хакта Азатлык радиосына химки урманын яклаучылар төркеменә керүчедәр хәбәр итте. Евгения Чирикова әйтүенчә, Бекетовның хәле шактый авыр.

“Химкинская правда” газетасы баш мөхәрриренә һөҗүм хакимияткә карата тәнкыйди язмадан соң булды. Бекетов “Без югалткан Химки” сәхифәсе кысаларында мәкаләләр бастырып килде.

Ул үзенә янаулар булу турында белдерә иде.

Бекетовның дуслары Русия президенты Дмитрий Медведевтан тикшерү эшен үз күзәтүенә алуын сорый. Интернеттан Медведевка дигән мөрәҗәгатькә имзалар җыю башланды.

XS
SM
MD
LG