Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан башкортлары Корылтае утырышы уза


Бүген Казанның халыклар дуслыгы йортында Татарстан башкортлары Корылтаеның тантаналы утырышы уза. Корылтайның 10 еллыгына багышланган чарада Башкортстаннан да зур вәкиллек катнаша.

“Башинформ” хәбәр итүенчә, иҗтимагый оешманың юбилеена Татарстан башкортлары корылтае җитәкчесе Фирдәүс Бәширова “Язмышлар” дигән китап чыгарган. Ул Татарстанда яшәүче танылган башкортлар турында.

Рәсми мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 16 мең башкорт яши. Чаллыда башкорт мәктәбе ачылды. Якын киләчәктә Сабада башкорт милли-мәдәни җәмгыяте эшли башлаячак. Шулай ук Әлмәт, Алабуга һәм Бөгелмәдә башкорт Корылтае бүлекләрен ачу күздә тотыла.

XS
SM
MD
LG