Accessibility links

Чавес: Русия һәм Венесуэла уртак атом эшләнмәләрен башлады


Венесуэлла президенты Уго Чавес Русия белән атом энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек алып барылуы турында белдерде.

Чавес әйтүенчә, бу өлкәдәге гамәлләр октябрьдә Русия президенты Дмитрий Медведевның Венесуэлага сәфәреннән соң башланган.

Элегрәк Русия премьер-министры Владимир Путин Мәскәү һәм Каракас хәрби-техник хезмәттәшлек нигезендәге хезмәттәшлекне үстерәчәк дип белдергән иде.

Ноябрь азагына кадәр Медведев кабат Венесуэлага сәфәр кылыр дип планлаштырыла.
XS
SM
MD
LG