Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:02

Грузия һәм Абхазия чигендә атышлар булды


Грузия эчке эшләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, грузин-абхаз чигендә Ингури елгасы янындагы Пахулани грузин авылында полиция тикшерү алып барганда, абхаз хәрбиләре аларга ут ачкан. Атышлар нәтиҗәсендә, 34 яшьлек полицея вәкиле Зураб Джеджелава үлгән.

Абхазия хәрбиләре миналарын ташлап чара урыныннан качкан. Анда Европа Берлегенең күзәтүчеләре дә булган, әмма алар аңлатма бирүдән баш тарткан.

Абхазия ягы исә булган хәлләргә башка төрле аңлатма бирә. Президентның Гальски районындагы вәкиле Руслан Кишмарии белдерүенчә, грузин хәрбиләре республика җиренә керү сәбәпле, абхазлар ут ачарга мәҗбүр булган.

XS
SM
MD
LG