Accessibility links

“Алтын” яшьләр ТВ-да нәрсә карый?


Гламур татар яшьләре нинди була? 20 яшьлек Әдилә үзен текә яшьләр рәтенә кертә. Тиздән аның кыйммәтле киемнәр кибете дә ачылачак.

Әдилә Кәримова кыйммәтле киемнәр сатучы сайт хуҗабикәсе, Ул яшьләргә текә, зәвыклы киемнәр сайларга ярдәм итә. Сәүдә-икътисад институтының 3 курсында укучы кыз баштарак кыйммәтле киемнәр сатучы интернет кибет ачкан булса, хәзер чын кибет булдыру турында уйлый.


Әдилә “Азатлык”ның “Кызган таба” тапшыруында ярты ел элек булып киткән иде. Ноябрь башында ул янә бездә кунакта. Яшьләргә сөйләрлек сүзләре, яңалыклары бар.
.
Рөстәм Исхакый. Кыйммәтле киемнәр сатуда яналыклар бармы?

Әдилә Кәримова. Әлбәттә бар. Мин Казанда декабрь аенда киемнәр кибете ачам. Киләчәктә Әлмәт шәһәрендә дә үз сату ноктамны булдырырга ниятлим.

Рөстәм Исхакый. Яшь булуыңа карамастан, мондый зур эшләр башкарырга ничек өлгерәсең?

Әдилә Кәримова. Күп вакытым шушы эшкә китә.

Рөстәм Исхакый. Әти-әниең дә булышадыр инде?

Әдилә Кәримова. Әйе. Әлбәттә.

Рөстәм Исхакый. Ярты ел элек син машина йөртми идең, мин машинадан куркам дигән идең…

Әдилә Кәримова. Машина кирәк инде, ансыз кыен. Менә әле PEUGEOT машинасына ияләнәм, тьфю-тьфю акрын гына йөри бирәм.

Рөстәм Исхакый. Төнге тормыш ничек, гламур яшьләр үзгәрмәделәрме?


Әдилә Кәримова. Юк, һаман шулай ук…Төнге клубларга йөрибез, биибез.

Рөстәм Исхакый. Казандагы син йөри торган “51 штат” клубына керү кыен диләр, хәзер дә шулаймы? Үзең VIP ишектән керүне дәвам итәсеңме?

Әдилә Кәримова. Әйе! (көлә)

Рөстәм Исхакый. Бу клуб сине нәрсәсе белән җәлеп итә?

Әдилә Кәримова. Аерым бер төркем яшьләр генә йөри, күбесе таныш, дус. Андагы музыка, электро-хаус стиле ошый.

Рөстәм Исхакый. Егет таптыңмы соң инде үзеңә?

Әдилә Кәримова. Юк әле, болай да әйбәт.

Рөстәм Исхакый. Ничә яшьтә кияүгә чыгар идең?

Әдилә Кәримова. О-о-о, 25 тәдер…Әлегә ашыйкмыйм, укып бетерергә кирәк.

.
Рөстәм Исхакый
. Мәскәүгә йөрүеңне дәвам итәсеңме, үзең генә таптыйсыңмы ул юлларны? Кием бәяләре артканмы, күпмегә алып кайтып сатасың?

Әдилә Кәримова. Әйе, үзем генә. Мине моннан озаталар, тегендә каршы алалар. Бәяләр шулай ук. Кепкалар 1 мең сум, күлмәкләрне 2-3 меңгә сатам.

Рөстәм Исхакый. Маркалары “текә” инде…

Әдилә Кәримова. D&G", "Dsquared", "Gucci", "Iceberg", "Ғrankie Morello", "De Puta Madre", "Ed Hardy","Bikkembergs", "Prada", "Replay” һәм башкалар.

Рөстәм Исхакый. Иң яхшы сатылучы марка?

Әдилә Кәримова. “D&G”ның джинс чалбарлары, күлмәк, футболкалар, аяк киемнәре яхшы сатыла.
.


Рөстәм Исхакый. Киемнәрнең иң арзанының бәясе һәм иң кыйммәтлесе?

Әдилә Кәримова. Мең сумннан алып егерме меңгә кадәр. Мәсәлән, миндәге күн куртканың бәясе егерме мең, Мәскәү ЦУМ ында ул йөз мең тора.

Рөстәм Исхакый. Бу иң кыйммәт бәяме?

Әдилә Кәримова. Хәзергә әйе. Кибет ачылгач күтәрелер инде.

Рөстәм Исхакый. Ярты ел элек миннән егетләр күбрәк кием ала дигән идең…

Әдилә Кәримова. Хәзер дә шулай ук.

Рөстәм Исхакый. Алар яшь егетләр, студентлармы? Акчаны үзләре эшлиме икән, әти-әниләре киендерәме?

Әдилә Кәримова. Алар әле студентлар, күбесе акчаны әти-әниләреннән ала дип беләм.

Рөстәм Исхакый. Синең киемнәр сата торган интернет-кибетең бар иде. Ул нихәлләрдә?

Әдилә Кәримова. Ничек бар шулай тора. Аның белән эшләмим инде, кирәк түгел. Күп кешеләр мине болай да белә. Мәскәүдән кием алып кайтуга шалтыраталар да, киләләр.

Рөстәм Исхакый. Сатып алучыларың күпме соң? 50 ме, 100 ме?

Әдилә Кәримова.
50 дән күбрәк инде (көлә)

Рөстәм Исхакый. Кием сату нәрсә белән җәлеп итте? Син бит балачакта җырчы булырга хыяллангансың түгелме?

Әдилә Кәримова. (көлә) Әйе. Ләкин бу эш миңа ошый, кызык. Кешеләр эшне бу минеке дип әйтә.

Рөстәм Исхакый. Үзеңне карарга вакыт каламы соң, фитнеска йөрисеңме?

Әдилә Кәримова. Фитнеска йөри идем, ташлап торырга туры килде. Хәзер менә яңадан башларга исәп.

Рөстәм Исхакый. Сезнең кебек егет-кызлар дөньяда барган вакыйгалар белән хәбәрдармы? Илдә икътисади кризис бара, ул сиңа тәэсир итмәдеме, сатып алучылар кимемәдеме?

Әдилә Кәримова. Юк. Аллага шөкер!

Рөстәм Исхакый. Дингә мөнәсәбәтең ничек, Аллаһ барлыгына ышанасыңмы?

Әдилә Кәримова. Әйе, күңел белән таныйм.

Рөстәм Исхакый. Илдәге үзгәрешләрне каян беләсең?


Әдилә Кәримова. Интернеттан, ТВ дан.

Рөстәм Исхакый. Нинди каналларны карыйсың?

Әдилә Кәримова. “Яңалыклар”, “Эфир”дан “Город”тапшыруын карарга яратам. “ТНТ”, “СТС”, “ТНВ”, “Муз ТV” каналларын карыйм.

Рөстәм Исхакый. Журнал-китаплар укыйсыңмы?

Әдилә Кәримова. Элегрәк алтын яшьләр турында укый идем. Хәзер интернет-журналлар гына актарам.

Рөстәм Исхакый. Син татар гимназиясен бетердеңме?

Әдилә Кәримова. Юк, русныкын…

Рөстәм Исхакый. Дусларың арасында татарча белүчеләр артамы-кимиме?

Әдилә Кәримова. Арта дип әйтә алмыйм. Ә үзем менә күбрәк татарча сөйләшә башладым. (көлә)
XS
SM
MD
LG