Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тайванның ачлык тотучы элекке президенты хастаханәдә


Тайванның элекке президенты Чен Шуйбянь акча юу һәм коррупция гаепләүләре нигезендә кулга алынуына ризасызлык йөзеннән 5 көн ач торганнан соң хастаханәгә салынды.

Ченның адвокаты әйтүенчә, табиб Ченның йөрәк тибеше бозылуын ачыклаганнан соң аны төрмә бүлмәсеннән хастаханәгә күчергәннәр.

Тайванны 8 ел җитәкләгән Чен узган май аенда хакимияттән китү белән үк аңа каршы гаепләүләрне тикшерү эшләре башланды. Чен Демократик тәррәкый партиядән дә китәргә мәҗбүр булды.

Тайванның Кытайдан рәсми бәйсезлеген ныклы яклаучы Чен үзенең гаепле булуын кире кага һәм моны яңа президент Ма Йиңжеу оештырган эзәрлекләү дип атый.
XS
SM
MD
LG