Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама АКШның абруен үстерергә җыена


АКШның яңа сайланган президенты Барак Обама якшәмбе көнне CBS (сибиэс) каналына биргән әңгәмәдә төп максатларның берсе - АКШның дөньядагы абруен кире кайтару, дип белдерде. Шулай ук ул игътибарын беренче чиратта икътисади проблемаларны чишүгә һәм иминлеккә бирәчәген әйтте.

Обама АКШның Гыйрактагы көчләрен кыскартырга, Әфганстанда тотрыклылык булдыруга ярдәм итәргә һәм Әл-Каиданы җиңәргә планлаштыра. Шулай ук АКШның яңа президенты Кубадагы Гуантанамо базасын ябу нияте турында белдерде.
XS
SM
MD
LG