Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ада"дагы акчадан җилләр искән, ике гомер дә өзелгән


"Ада" ширкәте башлыгы Сергей Осадчийга карата ачылган җинаять эше мәхкәмәгә тапшырылды. Бу хәл генә алданганнарны тораклы итерме?

Татарстанны болыт каплады. Яңгыр ява. Халыкның кәефе юк. Кемдер завод капкаларын тырмый-тырмый эштән кумауны сорый. Икенчеләр банкта рубльне долларга алмаштыру мәшәкатендә. Кайберәүләр әле дә нишләргә белмичә өйләрендәге акчаларының язмышы өчен борчыла. Татарстан, Русия халкына кризис галәмәте әле генә килде. Аның каравы, Казанда фатирлы булабыз дип алданган дольщикларга кризис берничә ел алдан башланды инде .


Фатир төзергә дип җыйган акчаларны урлап качкан “Ада”, “Защита” ширкәтләре башлыкларын каргап еш кына шәһәр үзәгендә урам җыеннары да үткәрелде. Алданучылар массакүләм мәгълүмат чараларында да чыгыш ясый. Әмма хөкүмәт тарафыннан гел "кул болгаулар", я буш вәгъдәләр генә ишетелә. Шулай итеп, кемнәрнеңдер финанс кризис вакытында борчыла алырдай малы булса, алданган дольщикларның акчасы да, фатиры да юк.

Халыкка алдаучы ширкәт башлыкларының әле дә кулга алынмавы аңлашылмый иде. Ниһаять, бу эштә дә боз кузгалды, күрәсең. Тикшерүләр тәмамланып “Ада” ширкәте башлыгы Сергей Осадчийга карата кузгалтылган җинаять эше Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә тапшырылды. Җомга көнне гаепләнүчегә җәза билгеле булачак. Осадчий дольщиклардан һәм “Татарстанның ипотека агентлыгы”ннан 32 миллион сум акча урлауда гаепләнә.

Осадчий “Ада” ширкәтен 1998 елда ача. 2004 елда ул төркемдәше Игорь Плотник белән 16 катлы йорт төзергә алына. Биредәге фатирларның яртысын дольщиклар калганнарын “Татарстанның ипотека агентлыгы” квадрат метрын 15 мең сумнан сатып ала. Җыелган 83 миллион сумның 51 миллионына йортның эчке конструкцияләре төзелә, ә калган акчаларны исә Осадчий үз кирәгенә тоткан.

Берничә ел элек төзелеп бетергә тиеш йортта эшләр күптән тукталган. “Ада” ширкәтеннән фатир алырга теләп алданган Радик Минһаҗов буталчык хәлне болай аңлата.

“Хөкүмәттә алданган дольщиклар мәсьәләсе тикшерелгәндә, түрәләр бу йорт белән проблемалар юк дип премьер-министр Рөстәм Миңнехановка ялганладылар. Бу йорттагы фатирларның яртысы ипотека агентлыгы сатып алды. Бу хөкүмәт идарәсе. Шуңа күрә, йортны төзеп бетерү чыгымнарын киләчәккә ул үз өстенә ала. Йортны төзүне исә Осадчий түгел, ә аның урынбасары Игорь Плотник башкарачак. Әмма бүгенге көндә төзелеш туктап тора. Кайчан башланачагы билгеле түгел. Республика җитәкчелеге 2010 елның җәендә әлеге йортны куллануга тапшырырга вәгъдә итә.

Сергей Осадчийны төрмәгә утыртып кына йорт төзелеп бетмәс, мөгаен. Шуңа күрә, бер яктан дольщикларга моннан файда юк. Әмма алар җаны-тәне белән аны төрмәгә утырту яклы”, ди Радик Минһаҗев.

“Безнең бер йорттан ике кеше бу хәлләрне ишеткәч йөрәге туктап үлде. Бу гамәлгә бит кемдер җавап бирергә тиеш. Кешене рәнҗеткәнсең икән, җәзасын да ал. Шуңа күрә без “ике куллап” Осадчийны төрмәгә утырту яклы. Алай гына да түгел, без бу эшнең республика халкында шау-шу, резонанс уятуын телибез”, ди Радик Минһаҗев.

Әлегә Сергей Осадчийн вакытлыча ябылуда, аңа җәза билгеләнмәгән. Прокуратура вәкилләре белдерүенчә, гомеренең күп елын төрмәдә үткәрәчәк. Чөнки ул 32 миллион сум акча урлавы өчен генә дә 10 ел ирегеннән мәхрүм ителергә тиеш.

XS
SM
MD
LG