Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда президент Волковның китүен таләп итәләр


Удмуртия башкаласында президент Александр Волковның урыныннан китүен таләп итеп урам җыенына меңнән артык кеше чыкты. Гадәттә мондый чаралар үткәрелә торган мәйданны милиция уратып алды, анда килергә теләүчеләр барысы да мәйданга кертелмәде, дип хәбәр итте Азатлык хәбәрчесе.

Урам җыены алдыннан аны оештыручыларны Удмуртиядәге федераль инспекторга һәм милициягә чакырган булганнар. Әмма көндезге сәгать 2дә ватандашларның эшен килештерү шурасы рәисе Андрей Коновалов җитәкчелегендә халык мәйданга чыкты. Сишәмбе протест чарасын республиканың Дәүләт Шурасы каршында, аның утырышы вакытында дәвам итү каралган.
XS
SM
MD
LG