Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Лувр һәм Эрмитаж килде


“Эрмитаж-Казан” үзәгендә “Кытайдан Европага кадәр. Ислам дөньясы сәнгате” дип аталган күргәзмә ачылды.

Бу халыкара күргәзмә. Анда ислам динендәге төрле халыкларның 400-гә якын әйбере куелган.
Лувр һәм Эрмитажның күп елларга сузылган хезмәттәшлеге тиңе булмаган бу уникаль күргәзмәне әзерләргә мөмкинлек бирде, дип белдерде Франициянең Лувр музее президенты Анри Луаретт.
Әлеге күргәзмәне ачу тантанасында Луврда ислам бүлеге башлыгы да катнашты. Аның Казанга беренче тапкыр килүе иде. Бу көннәрдә исә, Луврдагы ислам бүлеге яңа бинага күчү мәшәкатендә булганга ябык икән. Казанга иң кадерле экспонатларны китерүгә моның үзенә күрә бер уңай тэсире дә булгандыр, мөгаен. Алар арасында беркайчан да Франциядән чыкмаган экспонатлар да бар. Мисал өчен, әлеге күргәзмәдә иң зур игътибарга лаек әйбер ул- “Сен-Жосс тукымасы”. 961 елда Хорасанда саманидлар ефәгенең кабатланмас үрнәге булып тора.
Бохара чатыры
Күргәзмәгә килүчеләр башка экспонатлар белән бергә Бохара чатырына соклана. Ул Эрмитаж дәүләт музееннан. Музей хезмәткәрләре, бу күргәзмәгә куелган һәр әйбер караучылар өчен үзенә күрә бер зур ачыш, дип белдерә.
Ә менә Анри Луаретт Татарстан башкаласын моннан ике ел элек үзе өчен ачкан булган. “Моннан ике ел элек сезнең шәһәрне үзем өчен ачкан идем инде. Мин Казанны күреп бик сокландым. Бары тик монда гына мәдәниятләрның бик үзенчәлекле багланышы шәһәрдә дә, төбәктә дә чагыла. Мөселман һәм христиан дине уникаль рәвештә үрелеп бара. Бу уникаль күргәзмәне ачу Казаннан башка бер җирдә дә тормышка аша алмас иде”, диде Луаретт.
Бер яктан бу күргәзмә ике дөньякүләм билгеле Лувр һәм Эрмитажда булган экспонатларны үзара чагыштырырга мөмкинлек тудырса, икенче яктан тарихи вакыйгаларны саклап калган бу әйберләр бер-берсен тулыландыра гына. Шулай ук бу күргәзмәгә Татарстан милли музее да үз өлешен керткән. Татар хатын-кызларының бизәнү әйберләрен һәм коръән өчен көмеш тармачыкларны күрергә мөмкин.
“Бу теләк күргәзмә булып тормышка ашты. “Кытайдан Европага кадәр. Ислам дөньясы сәнгате” Эрмитаждан һәм Луврдан килгән экспонатлар белән бергә Татарстан милли музеенда булганнарны да үз янына алуы белән безнең өчен игътибарга лаек һәм шөһрәт булып тора”, диде Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева.
Анри Луаретт
Ислам сәнгатен Анри Луаретт бик уникаль дип атады. Бер цивилизациядән икенче цивилизациягә күчеп бара һәм христиан, яһүди диннәре нәкышләрен дә үзенә алуы, VII гасырдан XIX гасырга кадәр, Кытайдан алып Иран һәм Испаниягә кадәр җитүе белән игътибарга лаек икәнлеген ассызыклады.
Күргәзмә өч бүлектән тора. Беренче бүлек ислам барлыкка килгән вакыттан алып монгол яуларына кадәр булган чорны үз эченә ала. Икенче бүлектәге экспонатлар монгол явыннан алып XVI чорга кадәр булган вакытка карый. Өченче бүлек исә, XVI-XIX гасыр әйберләренә багышлана. Бу вакытта ислам дөньясының Европа илләре белән сәүдә мөнәсәбәтләре үсә. Шуңа күрә, Европа сәнгатенең мөселман сәнгатенә йогынтысы зур була, дип белдерә музей хезмәткәрләре.
Казан Кирмәне музей тыюлыгы мөдире Рамил Хәйретдинов, республика җитәкчелегенең аңлы карашы нәтиҗәсендә генә мондый күргәзмәләрне ачарга мөмкин, диде. Аны бу кадәр зур игътибарга лаек күргәзмәдән соң, чираттагысы нәрсә булыр икән икән дигән сорау да борчуга салган. “Ислам сәнгате”ннән соң Казанга нәрсә киләсе әлегә тәгаенләнмәгән.
“Безнең Казанда булуыбыз гына түгел, ә татар сәнгатенең безнең Франциягә килүе дә зур әһәмияткә ия булыр иде”, ди Анри Луаретт. Әлегә Франция белән Русиянең мәдәни бәйләнешләренә килгәндә, Лувр 2010 елда булачак “Франциядә Русия мәдәнияте елы”на әзерләнә. Анда Киев Русе һәм Петр I кадәр булган чор яктыртылачак.
Бу очрашу вакытында Анри Луаретт рәссам Николай Фешинның әсәрләрен күреп соклануын әйтте һәм аның иҗатын башка илләрдә дә белергә тиеш, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG