Accessibility links

Кайнар хәбәр

"КАМАЗ-Мастер" машиналары "Дакарга" китте


"Камаз-Мастер төркеме "Дакар-2009" ярышына үз машиналарын җибәрде. Ярыш 2009 елның 3-18 гыйнварында Көньяк Америкада үтәчәк.

"Бүген машиналар һәм төркемнең бер өлеше Чаллыдан Франциягә юл тотты. Ноябрь азагында анда "Камаз" машиналары тикшерелеп соңыннан Көньяк Америкага җибәреләчәк," диде төркем вәкиле.

"Дакар-2009" ярышында "Камаз-Мастер" төркеме 3 экипажда катнашачак. Машиналарны Владимир Чагин, Фирдәүс Кәбиров һәм Илгизәр Мардеев алып барачак.

Ярыш Буэнос-Айреста башланып шунда ук тәмамлана. Аның озынлыгы 9 мең чакрым, юлның 6 мең чакрымы аеруча авыр. "Камаз-Мастер" "Дакар" ярышында 7 тапкыр җиңүче булды. Узган ел иминлек сәбәпләреннән ярыш булмый калды һәм яңасын Көньяк Америкада үткәрергә дип карар ителде.
XS
SM
MD
LG