Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

Голямалар шурасы дигән нәрсә – мөселман галимнәре шурасы дигән сүз. Бүген чынлап та, Русия мөселманнары өчен уртак бер карарлар чыгаручы оешма кирәк.

6 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл авылында “Рухи мирас” дип аталган фәнни-гамәли конференция узачак. Монысы бишенче ел уздырыла. Аны Түбән Новгород мөфтияте белән берлектә, җирле милли-мәдәни мохтәрият әзерли.

Соңгы еларда төбәктәге диния нәзарәтләре арасында иң күп эшләгәне, мөгаен, Түбән Новгородныкыдыр. Әле күптән түгел генә анда дүртенче Бөтенрусия мөселманнары форумы узган иде. Әлеге форум илдәге мөселманнар тормышында шактый кызык яңалыклар алып килде. Бу форум эшендә Казаннан яшь галим Дәнис Гәрәй дә катнашты.

Форумда яңгыраган яңалыклар хакында Дәнис үз фикерләре белән уртаклаша.

-Дәнис, соңгы вакытта Тәлгать Таҗетдинга тагын пычрак атулар башланды. Шул ук вакытта, Түбән Новгородта ул иң дәрәҗәле кунакларның берсе ул иде. Бер яктан караганда, аны пычраталар, икенчедән, Түбән Новгород диния нәзарәте Тәлгать хәзрәт җитәкләгән Үзәк нәзарәткә буйсынмый. Шулай да, аңа форум вакытында хөрмәт шактый булды.

-Мин пычраклыклар хакында сөйлисем килми. Аның артында кайбер башка дин әһелләре торганын гына әйтеп үтәм. Ә Тәлгать Таҗетдин Түбән Новгородта узган форумда катнашуының сәбәбе күп. Мәсьәлән, әлеге форумда Голямалар шурасы төзү турында сүз барды. Бу хакта беренче ел гына сөйләмиләр инде. Түбән Новгородта форум үтә башлаганнан бирле, ә ул дүртенче мәртәбә уза, Бөтенрусия өчен Голәмалар шурасы төзү кирәклеге хакында сүз бара. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә, бу идеяны,Түбән Новгород диния нәзарәтенең бу адымын хуплавын белдерде.

Ә Голямалар шурасы дигән нәрсә ул – мөселман галимнәренең шурасы дигән сүз. Бүген чынлап та, Русия мөселманнары өчен уртак бер карарлар чыгаручы оешма кирәк.

Таҗетдинның катнашуы, Голямалар шурасын хуплау белән генә бетмәде. Түбән Новгород диния нәзарәтенең яңа рәисе сайланды бит. Озак еллар буе эшләгән Гомәр хәзрәт Идрисов бу вазифадан китте. Аның урынына, шул өлкәдәге Дзерински шәһәре мулласы Гаяз Закиров сайланды. Тәлгать Таҗетдин аны котларга дип тә килгән иде. Ә Гомәр хәзрәт Идрисов исә, өлкә Диния нәзарәтенең Голәмалар шурасын җитәкли хәзер.

-Ә Татарстан бу форумда ничек катнашты?

-Кызыгы шунда, Татарстан мөфтияте Голямалар шурасын төзү фикерен рәсми рәвештә хупламады. Әлеге форумга котлап хәтта бер сәлам хаты да җибәрмәде. Аның каравы, Татарстан вице-премьеры, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Конгресс җитәкчесе Ринат Закиров котлау җибәрде.

Татарстан диния нәзарәтеннән Рөстәм хәзрәт Батров кына катнашты. Ул да, минемчә, Татарстан мөфтияте түгел, ә күбрәк Русия ислам университеты вәкиле буларак чыгыш ясады. Башкортостан мөфтияте дә катнашмады бу чарада.

-Шактый гына уңышлы эшләп килгән Түбән Новгород мөфтие Гомәр хәзрәт нигә мөфтилектән китте?

-Ә анда мөфти дигән вазифа юк та иде. Түбән Новгород диния нәзарәтенең рәисе бар, ә мөфти вазыйфасы юк. Гомәр хәзрәтнең принципиаль карашы бар - мөфти дип теләсә кем атала алмый. Мөфти бит ул башлык кына түгел, ә дини мәсьәләләрдә аңлатма бирүче, фәтва чыгаручы.

Гомәр хәзрәтнең рәислек вазифасыннан китүендә тагын бер әйбер бар. Ул вазифада утырып торуны төп эш итеп карамый. Ягъни, рәис урындыгына ябышып ятмый. Шуның белән ул, башка рәис-мөфтиләргә дә үрнәк күрсәтә. Ә сез беләсез бит, хәзер адым саен мөфтиләр. Кайбер төбәкләрдә хәтта өчешәр мөфти бар.

-Бу форумны елдан-ел Татарстан ни өчен кабул итми?

-Әлеге форум-корылтайлар күптән түгел генә оештырыла башлады. Ә Татарстан мөфтияте бик консерватив оешма, шуңа күрә ул яңа формадагы очрашуларга бик сагаеп карый. Икенче яктан, миңа калса, Түбән Новгород эшчәнлегенә көнләшеп карау да бар. Чөнки, Түбән Новгородта, Гомәр хәзрәт Идрисов, Дамир хәзрәт Мөхетдинов тырышлыгы белән шактый күркәм эшләр башкарыла. Башка төбәкләргә андый эшләр төшләренә дә керми. Ул саллы гына китаплар чыгару, нәшрият тоту, җитди фәнни эзләнүләр алып бару булсынмы, берничә төрле газета чыгару булсынмы… Һәм алар бөтенесе Русия күләмендә эшләнә.

-Бу форумда ел саен Русия мөселманнары өчен бер үзәк диния нәзарәте тәзү фикере күтәрелә. Бу мөмкин хәлме?

-Миңа калса, Русиядә бер үзәк нәзарәт төзеп, аның тирәсендә бөтен мөселманнарны берләштереп булмаячак. Чөнки, Исламда руханилык дигән әйбер юк. Шуңа күрә, бер идарә астына туплау авыр. Аннан соң, төрле төркемнәрнең үз амбицияләре дә бар. Моннан тыш, миңа калса, тагын бер фактор бар, Русия мөселманнары күп милләтле. Бу да берләшүгә киртә сыман булып тора. Ә берләшү мәсьәләсе күтәрелсә, тагын бер проблема килеп чыга. Ул да булса, нәзарәт үзәге кайда булачак? Мәскәү белән Түбән Новгород үзәк булалмый, чөнки мөселманнарның күпчелеге анда яшәми. Татарстанда, Башкортостанда һәм Төньяк Кавказда яши. Казан була алыр иде төп үзәк, әмма, моңа Кавказ халкы, яки шул ук башкортлар риза булмаулары мөмкин. Ә Казандагы хәзерге мөфтият башка төбәкләрдән читтә торырга тырыша. Моны Түбән Новгородта узган форум күрсәтте, Казан форумны танымады бит.

Бүгенге көндә, Русия мөселманнары арасында бик кызык процесслар бара. Мөселманнар аз булган төбәкләрдә нәзарәтләрнең дә эшчәнлеге актив. Шул ук Түбән Новгородта мәсьәлән. Анда мөселманнар йөз меңгә дә тулмый. Ә актив эшләүнең сәбәбе, үз үзеңне саклап калу инстинктында.

Йомгаклап әйткәндә, Түбән Новгородта узган форум ул, Русия мөселманнары арасында уртаклык табу, берләшү идеясенә хезмәт итте. Юкка гына түгел бит, “Мөселманнар-бердәм Евразия мохите өчен” дигән шигарь форумның төп идеясы булып тормады бит.

XS
SM
MD
LG