Русия ректорлары берлеге рәисе, Мәскәү Дәүләт Университеты ректоры Виктор Садовничий, Казанда федераль уку йорты Казан Дәүләт Университеты нигезендә төзелергә тиеш, дип белдерде. Садовничий Казанга КДУның 204 еллыгын һәм I Империя гимназиясенең 250 еллыгын бәйрәм итәргә килде.
"Казан Университеты бүгенге көндә Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда алдынгы уку йортларының берсе, - диде Виктор Садовничий. - КДУның фәнни мәктәпләре, гөреф-гадәтләре һәм нәтиҗәләре искиткеч. Минемчә мондый университетлар Русиядә күп түгел, сез аның белән горурлана аласыз."