Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәри җыентыкка татар әсәрләре дә керәчәк


Азәрбайҗанның мәдәният әһелләре берләшмәсе басмага яңа “Самулла бүресе” дигән шигъри һәм проза җыентыгын әзерли. Анда азәрбайҗан язучыларының соңгы елларда язган әсәрләре кергән.

Шулай ук җыентыкта татар милләтеннән булган Азәрбаҗанда яшәүче шагырь һәм прозаиклар иҗаты да урын алачак. Алар арасында Азәрбайҗан язучылар берлеге әгъзасы, фантаст Александр Хәкимов, шагыйрә Марина Янаева һәм башкалар бар.

Ә җыентыкка “Самулла бүресе” дигән исем татар милләтеннән булган яшь прозаик Вадим Исеев хикәясе хөрмәтенә бирелгән. Аның әсәрләре шулай ук китапка кертелгән.
XS
SM
MD
LG