Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Асаев Казанны яулады


Рөстәм Асаев
Рөстәм Асаев

Рөстәм Асаев тамашачыларга үзенең концертын тәкъдим итеп, иҗатына беренче хисап ясады.

Казанда яшь җырчыларның һәм атаклы сәхнә йолдызларының иҗат кичәләре, концертлары көн саен диярлек булып тора. Тамашачылар, милли җәмәгатьчелек бу концертларга, спектакльләргә, күренекле артистларның юбилей кичәләренә яратып килә. Шулай да узган якшәмбедә Уникс тамашалар залында үткән Рөстәм Асаев концерты башкалардан аерылып торды.

Билгеле булганча, хәзер татар җырын башкаручы яшь артистлар, кинәт кенә кабынып киткән йолдызлар Казан сәхнәләрендә еш күренә. Аларның күбесе гадәти күренеш булып санала. Әмма соңгы елларда сәхнәгә күтәрелгән яшь җырчылар арасында Рөстәм Асаев кебек көчле тавышлы, бай репертуарлы, күз явын алырлык чибәр егетләр булмагандыр,бәлки. Уфада профессиональ белем алып, Казан консерваториясендә классик вокал буенча аспирантурада укучы Рөстәм Асаев, хәзер Татарстанның горурлыгы булырлык артист. Моны күпләр белсә дә, әлегә кадәр Рөстәмнең шәхси концерты - иҗат хисабы булганы юк иде.
Гөлназ Асаева


Өч сәгать ярым дәвам иткән бу концертта Рөстәм опера арияләре, татарча романслар, халык җырлары башкару осталыгын күрсәтте. Аңа ярдәмгә килгән Казан бию ансамбле һәм сәхнәдәш дуслары Филүс Каһиров белән Лилия Муллагалиева чыгышлары да җылы кабул ителде.



Концертта Рөстәм Асаев, Уфадан Казанга беренче тапкыр килгән кызы Гөлназны сәхнәгә зур хөрмәт белән чыгарып, тамашачыларга тәкъдим итте. 10 яшьлек Гөлназның тавышы тамашачыларны һәм музыка белгечләрен дә сокландырды.

Әйтергә кирәк, үзенчәлекле тавышлы Рөстәм Асаев күп кенә популяр артистлар сукмагыннан китмичә, үз юлын эзли. Күптән түгел генә вафат булган, әбисе ягыннан татар Мөслим Магомаев осталыгы Рөстәм өчен якты хыял икән.

Соңгы елларда Казан сәхнәсенә аяк баскан бер генә яшь җырчының болай уңышлы чыгыш ясап, үз талантына меңнәрчә кешеләрне буйсындарганы юк иде әле. Бу көн зәвыклы талантлы шәхеснең зур сәхнәдә, киң җәмәгатьчелек алдында танылуы белән истә калачак.
XS
SM
MD
LG