Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үлгән хәрбинең гаиләсенә 225 мең түләнде


Казанның хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, хәрби хезмәттә һәлак булган Раил Бикмөхәммәтовның гаиләсенә федераль бюджеттан 225 мең сум акча түләнгән.

2006 елның декаберендә Раилне Сахалинда хезмәт иткән бүлеге янында агачка асылынган килеш тапканнар. Тикшерү нәтиҗәсендә хәрбиләр Константин Чернаков һәм Денис Гуньнең Раилне даими кыйнап торганы ачыкланган. Узган ел мәхкәмә Чернаковны - 4, Гуньне 3 ел төрмә җәзасына хөкем итте.

Казанның хокук яклаучылары Раилнең ата-анасына рухи зыян өчен акча таләп итеп мәхкәмәгә бирде. Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Раил Бикмөхәммәтовның әнисенә 125 мең, әтисенә 100 мең акча түләү карарын чыгарды.
XS
SM
MD
LG