Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль президентлык мөддәтен нигә озайта?


Бу атнада Русия думасы президент һәм парламент мөддәтен озайту турындагы канун өлгесен икенче (чәршәмбе) һәм өченче (җомга) укылышта карарга җыена.

Президентлык мөддәтен хәзерге 4 ел урынына 6 ел, Думаныкын – 5 ел итеп озайту фикерен Русия президенты Дмитрий Медведев 5 ноябрь көнне еллык юлламасында яңгыратты.

Бу озайтуның нигә кирәген күпләр әлегәчә аңлап бетерми. Кремльгә юллама тыңларга килгән депутатлар һәм түрәләр, совет чорындагы куштаннар шикелле, бу хәбәрне озакка сузылган алкышларга күмде.

11 ноябьрдә Медведев бу хакта канун өлгесен Думага тапшырды. 14 ноябрьдә Дума аны беренче укылышта кабул да итте.

Мөддәтне озайту нигә кирәк?

Кимендә ике сорау туа. Беренчедән – ни өчен Русия җитәкчеләре, бу адымга нәкъ менә хәзер барырга булды? Путин президент чагында Конституциягә тимәячәген тәкърарлап килде. Медведев ярты ел да эшләмәде, мөддәтне озайтырга тотынды.

Икенче сорау – ни өчен җәмгыять мондый җитди үзгәрешне шулай җиңел генә "кабып йотты"?

Икенче сорауга җавап табу җиңелрәк. Бүгенге Русиядә бар нәрсә Кремль контролендә – үзәк сайлау комиссиясе һәм телевидение каналлары, Дума һәм Федерация шурасы, армия һәм иминлек хезмәтләре, партияләр һәм җәмгыять. Кремль сүзенә каршы чыгу түгел, аны шик астына куярга да җөрьәт итүче юк диярлек.

Шулай булгач, бу кадәре хакимияткә ия булган президентка үзенең мөддәтен озайту нигә кирәк? Бу, беренче сорауга җаваплар төрле.

Орешкин: ил белән Путин идарә итә

Дмитрий Орешкин
Мәскәүдәге сәясәт белгече Дмитрий Орешкин бу мәсьәләгә икътисади күзлектән карый. Дүшәмбедә иңглиз телле The Moscow Times газетында аның "Путинның конституция хунтасы" дигән мәкаләсе дөнья күрде.

Автор фикеренчә, президентлык мөддәтен озайту Медведевныкы түгел, Путин карары. Медведев президент булуга карамастан, чынлыкта ил белән Путин идарә итә, ди ул.

Орешкин сүзләренчә, соңгы 8 елда Русиянең чагыштырмача тотрыклылыгы югары нефть бәяләренә нигезләнгән иде. Хәзер нефть бәяләре төшә, кризис шартларында идарә итү авыррак булачак. Шушы вазгыятьтә барлы-юклы оппозиция идән астыннан чыгып, башын күтәрә ала. Шуны күздә тоттып, Путин алдан чаралар күрергә булган.

Радиобызга биргән әңгәмәсендә Орешкин болай диде: "Вазгыять начарайса, алар президенты алыштырып, ягъни Медведев урынына популяр Путинны кайтарып, вазгыятьне контрольгә алырга ниятләнә."

Кайбер оппозиция вәкилләре дә Путин 2009 язында ук кабат президент булырга мөмкин дигән фараз әйтте. Әммә Орешкин фикеренчә, Кремль болай уйласа шактый ялгыша, чөнки, бүгенге Русиядә кемнең президент, кемнең премьер икәне мөһим түгел.

"Кремльдә кем утырганы һәм Ак йортта кем утырганы мөһим түгел. – ди Орешкин. - Чөнки, ил белән барыбер Путин, дөресрәге "күмәк Путин" идарә итә."

Орешкин: аларга тулы контроль кирәк

Кризис вактында премьер-министрны алыштыру 1990-нчы елларда Русиядә киң кулланылган адым иде. 1998 ел кризисы вакытында президент Ельцин, халыкны кайгырткан патша рәвешендә, премьер Кириенконы урыныннан алды.

Хәзерге Русиядә президент Медведевның премьер Путинны урыныннан алуын күз алдына китерүе кыен.

"1990-нчы елларда төзелгән сәяси систем аларны кәнәгатьләндерә алмый. – ди Орешкин. - Аларга тулы контрольне саклап калырга кирәк."

Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин сүзләренчә, "Русиядә Путин контролендә булмаган әйберләр күп түгел: доллар, нефть бәясе, финанс кризисы. Ләкин алар да илнең сәяси киләчәгенә шактый йогынты ясый ала.

Каспаров: халык урамга чыгачак

Гарри Каспаров
Орешкин фикерләре белән оппозиция җитәкчесе, шахмат чемпионы Гарри Каспаров та килешә. Шимбә көнне Британиянең Independent газетында басылган әңгәмәдә ул Медведев-Путин идарәсе ел-ярымнан артык утыра алмаячак дигән фаразын әйткән.

Каспаров фикеренчә, яшәү шарты белән кәнәгать булмаган йөзләгән мең кеше урамга чыгып үзгәрешләр таләп итәчәк.

Каспаров сүзләренчә, Медведев президент булганнан соң илдә берни үзгәрмәгән, Русия шул ук "ялган һәм коррупция сазы" булып кала.

Медведевны Путиннан либеральрәк карашта дип уйлаган Көнбатышны, Каспаров алданмаска чакыра. Америкада Барак Обаманы 65 миллион кеше сайлаган булса, Медведевны бер генә кеше сайлады, ди Каспаров.

Бу мәсьәләдә Каспаров Орешкин белән бер фикердә. Президент Медведев чит илләрдә йөреп, нинди генә мөстәкыйль күренгән белдерүләр ясамасын, Русия белән чынлыкта Путин идарә итә.

XS
SM
MD
LG