Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кашапов яклаучысыз калды


Рәфис Кашапов яклаучысы Рөстәм Вәлиуллин белән
Рәфис Кашапов яклаучысы Рөстәм Вәлиуллин белән

Чаллы ТИҮ рәисен мәхкәмәдә яклаучылар Сидоркина һәм Вәлиуллин эштән читләштерелде.

Быелның гыйнвар аенда Чаллыдагы бала тудыру йортына поп килеп христиан дине йолаларын башкарганнан соң Чаллы ТИҮе, аның рәисе Рәфис Кашапов каршылык хәрәкәтен башлый. Мөрәҗәгатьләр языла. Әлеге мөрәҗәгать динара һәм милләтара ызгыш тудыра дип бәяләнә, җинаять эше ачыла. Рәфис Кашаповны якларга Рөстәм Вәлиуллин һәм Светлана Сидоркина алына. Вәлиуллин Ижаудан булса, Сидоркина Мари Иленнән.

Кашапов эшен алып баручы тикшерүче Рөстәм Галиуллин шушы яклаучыларга якынча тикшерү эшләрендә булган мәгълүматларны таратмау турында имза куярга тәкъдим итә. Яклаучылар Сидоркина һәм Вәлиуллин бу тәкъдимнән баш тарта. Баш тарткан яклаучыларны эштән читләштерү өчен аерым мәхкәмә билгеләнде. Мәхкәмәгә Светлана Сидоркина килә алмады. Ижаудан килгән Рөстәм Вәлиуллин “Азатлык”ка мондый фикерен әйтте:

“Вәзгыять инде күпләргә мәгьлүм. Прокуратура тикшерүчесе мине әлеге эштән читләштерергә тели. Минем уйлавымча, бу эштә үз эшен белгән яклаучылар катнаша. Соңгы вакытта Русиядә мондый күренеш еш күзәтелә. Актив булган, эшне җиңүгә алып барган яклаучыны тикшерүдән читләштерәләр. Моның өчен төрле сәбәп табалар. Бу теманы Русия күләмендә “Россиская газета” да күтәреп чыкты. Димәк, бу гадәти күренешкә әйләнеп бара”, диде ул.

Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашапов: “Яклаучылар югары дәрәҗәдә эшләде, шуңа аларны минем эштән читләштерәләр”, дип саный.

Мәхкәмә узды. Кашаповның яклаучыларын шушы мәхкәмә буенча барган эшне дәвам итүләрен сораган шикаять канәгатьләндерелмәде. Аның хәзерге вакытта кануни яклаучылары юк. Кайчан булыр, анысы билгесез. Сидоркина һәм Вәлиуллин, гаепләнүче Кашапов Татарстан югары мәхкәмәсе аша үз хокукларын яклап чыкмакчы.
XS
SM
MD
LG