Accessibility links

Грузин качаклары өйләренә кайта aлмый


Мәскәү - Amnesty International оешмасының яңа хисабында, Грузия белән Көньяк Осетия арасындагы чик буенда канунсыз гамәлләр кылынуы белдерелә. Хисапта Русия-Грузия низагы вакытында Көньяк Осетиядән качкан 20 меңнән артык кешенен кире өйләренә кайтуына рөхсәт ителми диелә.

Оешманың Европа һәм Үзәк Азия програмы башлыгы Николя Дакворт, соңгы берничә атнада чик буенда талау, кеше урлау, ату һәм шартлату очраклары булуы хәбәр ителә дип белдерде. Amnesty International белдерүенчә, грузин булган 24 мең кешенең Көньяк Осетия һәм Русия буффер зоналарына якын җирләрдәге өйләренә кире кайтуына рөхсәт ителмәгән.

Оешма ясаган соңгы белдерүдә, ике тарафның да сугышка хәтле һәм сугыштан соң кеше хокуклары тәртебен бозуы әйтелә. Хисапта, авыллар һәм кеше яшәгән урыннар бомбаланды, хәтта бомбалаудан качкан кешеләргә дә һөҗүм булуы белдерелде диелгән. Оешма шулай ук сугыш вакытында кеше хокукларын бозу очракларының тикшерелүен таләп итә.

XS
SM
MD
LG