Accessibility links

Кайнар хәбәр

XXI гасыр пиратлары: әкият түгел – чынбарлык


Сомали пиратларының дөньядагы иң зур көймәләренең берсен басып алуы диңгезчеләргә шом салды - пиратларның көче арта бара.

Шимбә (15 ноябрь) Кениянең Момбаса портыннан 800 чакрым ераклыкта ачык диңгездә Сөгүд Гарәбстанының нефть ташучы корабына пиратлар басып керде, дигән хәбәр су юлы белән мал ташучыларны борчуга салды. Корабта АКШка дигән 2 миллион мичкә нефть бар.

“Пиратлар үз эшләрендә бик оста. Алар яхшы коралланган. Аларның тактикалары яхшы уйланылган. Пиратлар баскан көймәне азат итү бик авыр, чөнки алар андагы кешеләрне тотык итеп ала”, ди АКШ хәрби штабы башлыгы адмирал Майк Мюллен.

Авырлыгы 318 тон булган көймә ярдан шундый еракта җиңел генә басып алынганнан соң, пиратларның кораллары һәм эш алымнары үзгәргәндер, дигән нәтиҗә ясала. Элек алар моторлы агач көймәләрдә генә йөзә иде.

Сөгүд Гарәбстанның “Сирий йолдызы” көймәсенә элегрәк урланылган Нигерия баржасыннан һөҗүм булгандыр, дип санала. Баржада радар җиһазлары һәм диңгездә кирәкле техник җайланмалар урнашкан. “Сирий йолдызы”ндагы 25 диңгезче исән-сау, дип хәбәр ителә.

Пиратлар бәйрәм итә

Быел гына ачык диңгездә 33 көймә урланган. Диңгезләрдә тәртип саклаучы хәрби көймәләр арткан саен, пиратчылык та чәчәк ата.

“Корабларны саклау – бик авыр эш. Сакчы көймәләр бер үк вакытта барлык урында була алмый. Инде урланылган көймәне азат итү эше дә куркыныч, чөнки анда тотыклар гомере куркыныч астында,” ди АКШ адмиралы Майк Мюллен.

Октябрь, 2008. Украина көймәсендә пиратлар

Сентябрь аеннан бирле пиратлар Украинаның “Фаина” көймәсе өчен 20 миллион доллар таләп итә. Корабта Русиядә эшләнелгән 33 танк, граната аткычлары һәм хәрби җиһазлар бар. Бу товарны көймә Кениягә тапшырырга тиеш булган, чынбарлыкта исә көймәдәге кораллар көньяк Суданга җибәреләсе булган. Соңгы хәбәрләргә караганда, “Фаина” көймәсен аңа якын торган бер АКШ корабы күзәтә. Шул сәбәпле ул әле бушатыла башламаган.

XS
SM
MD
LG