Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Сүрияне Якын Көнчыгышта ярдәм күрсәтергә чакыра


Димәшк - Британия Тышкы эшләр министры Давид Миллибанд бүген Сүрия президенты Бәшәр әл-Әсад белән очрашты. Очрашу алдыннан ББС хәбәр каналына биргән әңгәмәсендә, Миллибанд, Сүриянең Якын Көнчыгышта тотрыклыкны булдыруда мөһим роль уйный алырлык көчтә булуына басым ясады. 2005 елда Либан премьер-министры Рафик Хариренең үтерелүеннән соң Сүрия белән халыкара сәяси элемтәләр өзелгән иде. Сүрия ягы Либан премьерын үтерүне оештыруда гаебен кире кага. Сүриянең шулай ук Фәләстиндә Хамаска һәм Либандагы Хизбулла шигый төркемнәрен яклаган өчен, АКШ белән дә мөнәсәбәтләре начарайган иде. Ләкин Сүриянең Европа белән дипломатик бәйләнешләре сонгы айларда арта башлады.
XS
SM
MD
LG