Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:01

Казанда мәгариф җитәкчеләренең бөтен Русия киңәшмәсе узды. Ул мәгарифтәге милли компонент мәсьәләсенә багышланды.

Сишәмбе көнне Казанда ачылган киңәшмә бу катлаулы мәсьәләгә төрле карашлар барлыгын күрсәтте, милли республикаларны һәм Русия халыкларының теләкләрен санга сукмау тирәсендә бәхәсләрне кыздырып җибәрде.
Милли мәгариф, туган телне укыту соңгы елларда иң кискен, социаль һәм сәяси проблемага әверелде. Бер яктан, глобализация кечерәк халыкларны стандартлаштырса, икенче яктан, дәүләт сәясәте һәм башкарма хакимият, идарә органары милләтләрнең юкка чыгуына битараф карый. Җитмәсә, үз кулы белән милли телләрне балаларга укытуга ясалма киртәләр куючы дәүләт оешмалары арта бара.
Бу юлы дәүләт думасы Русия укыту стандартында милли компонет искә алынмаска тиеш дигән төзәтүне федераль канунга кертеп, шушы документны ул вакыттагы президент Путин раслагач, хәлләр катлауланып китте. Чөнки яңа шартларда, әлеге канун белән коралланган мәгариф чиновникларының милли телләрне мәктәп дәресләреннән төшереп калдыру куркынычы бар.
Шуңа күрә Татарстан дәүләт шурасының канун чыгару инициативасы милли төбәк компонентын яңадан кайтаруны күз алдында тота. Әйтергә кирәк, бу башлангычны Башкортостан, Төньяк Осетия һәм башка 21 милли республика һәм берничә дистә өлкә дә яклап чыкты. Бу кадәр зур каршылыкны көтмәгән дәүләт думасы һәм федераль үзәк яңа кабул ителгән канунны үзгәртергә ашыкмады. Әмма Татарстан милләтсезләндерү канунын эзлекле рәвештә инкарь итеп килде.
Шәймиев кебек абруйлы һәм тәэсирле җитәкченең зур җыелышларда, Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев белән сөйләшүләрдә милли төбәк компонентын кайтаруны күтәреп чыгуы бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә, шушы авыр проблеманы хәл итәр өчен Казанда дума комитетының күчмә утырышын үткәрергә ризалык бирелгән иде. Әмма соңрак, алай гына булмый дип, комитет утырышы түгел, ә Русиянең фән һәм мәгариф министрлыгы, төрле республика һәм төбәкләрнең парламент, мәгариф системасы вәкилләре белән берлектә киңәшмә үткәрергә булдылар.

Киңәшмәдә махсус күргәзмә әзерләнде, кунакларга мәгариф турында кызыклы документлар һәм материаллар бирелде. Утырышның президиумы өстәле артына Русиянең фән һәм мәгариф министры Андрей Фурсенко һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән бергә дәүләт думасының фән һәм мәгариф комитеты рәисе Григорий Балыхин, думаның милли мәсьәләр буенча комитеты рәисе Валентин Купцов, Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырды. Парламентның кече залындагы җыелышта Русиянең күпчелек төбәкләренең мәгариф җитәкчеләре, кайберләренең канун чыгаручы башлыклары да бар иде. Күренекле галимнәр, шул исәптән, әлеге җәнҗаллы канун проектын әзерләүче Мәскәү белгечләре, журналистлар да катнашты.
Федераль министр Андрей Фурсенко киңәшмәгә рәислек итте. Беренче докладны Миңтимер Шәймиев ясап, шушы бәхетсез 309-нчы канунның никадәр зыянлы булуын дәлилле итеп тасвирлады. “Болардан башка субъектларга РФ-нең “Мәгариф турында” һәм “РФ халыклары телләре турындагы” кануннары тарафыннан бирелгән үз хокукларын тормышка ашыру мөмкинлеге калмый. Күрәсең, кемгәдер РФ халыклары телләре юкка чыгу процессы акрынрак тоелгандыр”, диде ул.
“Туган телне сайлап алмыйлар. Ул туганда ук була, ул әниең теле. Теләсә кайсы милләт кешесенеңәнисе берәү генә була”, диде президент.

Шәймиев әлеге законның белем бирү системасына дисбаланс кертүен, Русия конституциясенең, Русия федерациясенең һәм төбәкләрнең тәрбияһәм белем бирү, фән, мәдәният һәм спорт буенча уртак мәсьәләләрне билгеләүче маддәсенә каршы килүен билгеләп үтте. Әлеге вәзгыятьтә Татарстан парламентының канун инициативасы белән чыгуын, аны Русиянең 21 төбәге хуплавын белдерде. “Димәк, федераль дәүләттә икенче сортлы халыклар барлыкка килә”, диде. Шәймиев бүген күтәрелгән мәсьәлә уңай хәл ителмәгән очракта, яңа стандартларга күчмәячәкне белдерде. “Без үзебез яшәгән тынычлыкны боза алмыйбыз, ул безгә бик кадерле”, диде ул.
Чыннан да, Миңтимер Шәймиевнең дәлилле һәм каты чыгыш ясавы федераль чиновникларның эчен пошырса, төрле төбәкләрдән килгән вәкиләрне дәртләндереп җибәрде. Думаның фән һәм мәгариф копитеты рәисе Григорий Балыхин һәм федераль үзәктән килгән галимнәр, белгечләр милли компоненты төшереп калдыру зыянсыз булуын аңлатырга тырышсалар да, күпләрне бу фикерләр ышандырмады.
Министр Фурсенко 309-нчы канунны федераль министрлыкның карашын чагылдыручы шәхескә сүз бирде. Федераль министр карамагындагы мәгарифнең милли проблемалары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко Татарстанда милли мәгарифнең никадәр киң җәелүен тасвирлады. Милли республикаларда туган телләр укыту гомум Русия үзаңын формалаштырырга комачаулый икән.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда мәктәп яшендәге 100 баланың 82-се үзенең Русиядә яшәвен танымый икән. Димәк, канунны әзерләүчеләр урыс телен укытуга, гомум Русия үзаңын тәрбияләүдә зыян килмәсен өчен милли төбәк компонентын төшереп калдыруны кирәк дип санаганнар.
Миңтимер Шәймиев моның белән ризалашмыйча, Русия дәүләтенә каршы, рус телен кысрыклаучы республикалар булуын инкарь итте. “Бары сез генә дәүләтне кадерлисез дип уйласагыз, ялгышасыз”, диде ул.
Аннан соң чыгыш ясаган ясаган Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Адыгей, Якутия, Чечня һәм башка республикаларның вәкилләре федераль үзәк чиновникларының аргументларын инкарь иттеләр. Ә Башкортостанның премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли мәсьәләр министры Илдус Илишев, Русия кечкенә генә Көньяк Осетияне аерым дәүләт буларак таный икән, нигә берничә дистә Русия милләтләренең мәнфәгатьләрен танымаска тиеш, дигән белдерү ясады.
Әмма мәгариф чиновниклары үзләре сүздә милләтләргә каршы булмасалар да, федераль канундагы милли төбәк компонентының төшерелеп калдырылуы, зыян китермәячәк, дип ышандырырга тырыштылар. Дәүләт думасының милли мәсьәләләр буенча комиеты рәисе, КПРФ вәкиле Валентин Купцов, әлеге канунның шул кадәр тавыш чыгаруын беркем дә көтмәгән иде, дип белдерде.
Валентин Купцов җитәкләгән комитет, Татарстан һәм Башкортостан парламентларының, Русия төбәкләренең милли төбәк компонентын кире кайтару тәкъдимен тулысынча хуплый икән. Федараль министрлык, министр Фурсенко фикере бераз каршылыклы. Монда дошманнар юк, аңлашырга тырышырга кирәк, диде Андрей Фурсенко. Ул әзерләнгән 4 битлек резолюциягә каршы торса да, Миңтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин аңлатуларын искә алып, резолюциянең кайбер җөмләләрен бераз йомшартырга тәкъдим итүен кабул итеп, әлеге резолюция бертавыштан диярлек расланды. Мәсьәлә әлегә хәл ителмәде, әмма зур сөйләшү башланды. Һәм ул дөрес юнәлештә бара. Дума комитеты эспертлар белән бергә киңәшкәннән соң, парламентарийлар тәкъдимен яңадан караячак. Менә шул вакытта инде эшнең нәтиҗәсе күренер.

XS
SM
MD
LG