Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хорватиянең Сербияне геноцидта гаепләү эше судта


Һааг - Хорватия 1991-95нче елында булган сугышта хорватларга каршы җинаять ясады дип, Сербияне судка бирүеннән соң бүген Һааг югары мәхкәмәсе, Xорватиянең бу дәгъвасы судта каралачак дип белдерде.1999 елда Һаагка тапшырылган бу гаепләү, элекке Югославия вакытында хорватларга серблар тарафыннан кылынган геноцидны тикшерүне сорый. Бу мәхкәмә эше Боснияле мөселманнарга каршы геноцид кылуда гаепләнгән Сербиягә каршы ачылган икенче зур дәгъва. Узган ел Һааг Босниядә мөселманнарга каршы кылынган геноцидтә Београд хакимиятен җәваплы тапкан иде.

Сербия исә Һааг мәхкәмәсенең мондый эшне карау хокукы юк дип белдерә. Һааг бу фикерне кире какты.

XS
SM
MD
LG