Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләрне кай тарафка тарталар?


Татарстан яшь ватандашлары форумында чыгыш ясаучылар арасында Русиянең бөек ил икәнен искәртүчеләр дә булды.

16-18 ноябрьдә Казанда Татарстан яшьләренең II форумы узды. Камал театрында форум делегатлары белән республиканың премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев очрашты.
Өлкәннәр комсомолны сагынганда, бүгенге яшь буын кая барырга тиеш? “Наши”, “Молодая гвардия” кебек сәяси канат астындагы төркемнәр яшьләрне җилкендерми. Хәзерге яшь буынны Русия дәүләте кысаларына туры китереп тәрбияләү бара.
18 октябрдә Казанда милли компонентны, ягни ана теле дәресләрен мәгарифкә кире кайтару максаты белән Русия мәгариф министры Андрей Фурсенко белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә федераль министр карамагындагы мәгарифнең милли проблемаларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко, Татарстанда мәктәп яшендәге 100 баланың 82-се үзенең Русиядә яшәвен танымый, дип белдерде.
Әмма Татарстандагы эшләр Мәскәү түрәләре әйткәнчә үк куркыныч түгел кебек. Мисал өчен, ачыктан-ачык күрсәтелмәсә дә, Татарстан ватандашлар җыены “Русия алга!” өндәмәсе астында узды. Чара вакытында “Русия алга!” шигаре һәрдаим яңгырап торды. Форум үзе “Без булдырабыз! Киләчәк безнең кулларда!” дип башланып китте. Татар телендә сөйләүчеләр бөтенләй диярлек булмаса да, берничә урында әлеге дә баягы татарча “Без булдырабыз! Киләчәк безнең кулларда!” сүзләрен кычкырдылар.
Очрашуга 500-ләп яшь егет һәм кыз килгән иде. Алар яшьләрнең төрле оешмалары вәкилләре булып тора. Милли рухны саклаучы оешмалар форумда күп булмады. Җыенга сәләтле балаларның “Сәләт”, яшь язучыларның “Иделем акчарлагы” оешмалары гына килгән иде. Татар яшьләрен бергә туплау эшен алып барган бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте вәкилләре җыенга катнашса урынлы булыр иде, дип әйтүчеләр дә булды.
Җәүдәт Сөләйманов җитәкләгән “Сәләт” фонды милли аң тәрбияләүне, заманча укытуны алга куя. Татар рухын сеңдерүче андый оешма башка юк та кебек. Гомумән, “Сәләт” нең татар яшьләре арасында тоткан урыны, эшләре турында форум делегаты Дамир Зәйнуллин үзенең фикерләрен җиткерде.
“Сәләт”тә 30 проект бар. Шуларның унбере бүгенге көндә тормышка ашырылган. Хөкүмәт безгә һәрвакыт ярдәм итеп килә. Мин үзем “Фәнсар-бәракәт” проектының җитәкчесе. Әлеге проект кысыларында Зөя елгасы янында Югары Ослан районында студентлар өчен сәяхәт комплексы төзелде. Анда уку-укыту эшләре алып барыла. Универсиада алдыннан шушы проект буенча Татарстанга яшьләр һәм туристлар күпләп килер дип уйлыйбыз”, диде Дамир Зәйнуллин.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Русиянең мәгариф министрлыгы оештырган “Мәгариф” проектларында катнашып җиңү яулаган яшьләргә дипломнар һәм 30, 60 мең сум күләмендә акча тапшырды. Киләчәктә дәүләт казнасыннан яшьләр оешмалары өчен һәрдаим финанс ярдәме булачагын да әйтеп китте. “Яңа гасыр” каналында яшләр өчен ике сәгатьлек “Яшь ТВ” тапшыруына акча бүлеп бирелгәнен дә белдерде. Ахырда Миңнеханов “Татарстан яшьләренә хезмәт итәчәкмен!” дип тә әйтте.
Гомумән, яшь буын өчен акча, карьера, яшьлек дәрте кебек төшенчәләр бер тирәдә йөри. Алай да, форумда катнашучылар арасында сәясәт белән чын күңелдән кызыксынучылар да бар. Чыгыш ясаучылар арасында Русиянең бөек ил икәнен искәртүчеләр дә булды. “Сәләт”леләр исә татарның киләчәге турында уйлана.
Чарада республиканың иң сәләтле, булдыклы яшьләренең барысы да “Русия алга!” шигаре яңгырап торганда, борынгы татар дәүләте, Русиянең матур бизәге булган Татарстан республикасы турында уйлады микән? Чөнки Татар яшьләре форумы, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм башкалар да биредә күренмәде.
XS
SM
MD
LG