Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:42

Эмнести: Русия дә, Грузия дә гаепле


Гори качаклар лагерында икмәк өләшү

Гори качаклар лагерында икмәк өләшү

Эмнести оешмасы Русия-Грузия низагында ике тарафны да кеше хокукларын бозуда гаепләгән хисап бәян итте. Оешма Мәскәүне дә Тифлисне дә 3 ай элек булган хәлләргә бәйсез тикшерү үткәрергә чакыра.

Август аенда Русия белән Грузия арасында кабынган низагка 3 айдан артык вакыт узуга карамастан, төбәктә әле дә киеренкелек саклана, 30 меңләп грузин һәм осетин йорт-курасыз яши.

Көньяк Осетия чигендә урнашкан грузин авыллары халкы узган атна хакимияттән яклау үтенеп, каршылык чарасы үткәрде.

"Безнең авылда милиция бүлеге дә юк. – дип зарлана грузин ханым. – Ике көн элек 10 милиция килеп-китте, амма басуны минадан арындыра алмады. Булган уңышны да җыеп-алып булмый. Кичә утны өзделәр. Һәр тавыштан котыбыз оча."

Эмнести оешмасы бу төбәктә тикшерүләр үткәргән. Торган җиренә кайткан качакларны, җирле җитәкчеләрне сораштырган. Һәм шуның нигезендә әзерләгән хисапта, бу төбәктә "урлау, талаулар, атышу, шартлаулар дәвам итә" дигән нәтиҗә ясаган.

Оешма хезмәткәре Джон Дализен тикшерү барышында Грузия һәм Көньяк Осетиядә берничә тапкыр булган. Аның сүзләренчә, Осетия һәм Грузия көчләре һәрберсе үзенең чик буен патруль итә. Ә менә алар арасында 500-600 метр чамасы аралыкта бернинди кизү дә юк.

"Бу аралыкта күп кенә йортлар, басулар урнашкан. Анда керү куркыныч, кичләрен бигрәк тә", - ди Дализен.

Дүшәмбедә Плави авылына грузин саперлары килгән. Икесе минада шартлап үлгән. 9 кеше яраланган, шул исәптән, 10 яшьлек малай.

Август аенда Русия белән Грузия арасында нәрсә булганын тикшерү өчен халыкара комиссия булдырылган иде. Эмнести оешмасы Мәскәүне дә, Тифлисне дә бу комиссиягә ярдәм итергә чакырган. Әлегә бер тараф та җавап бирмәгән.

Дализен сүзләренчә, ике башкала да әлегә күбрәк сүздә хәрәкәт итә. Шулай да, Грузия ягы халыкара тикшерүгә күбрәк кызыксыну белдерә.

Чәршәмбедә Русия һәм Грузия вәкилләре очрашып, Көньяк Осетия һәм Абхазиянең киләчәгенә багышланган сөйләшүләр үткәрергә җыена. Очрашуда шулай ук ут туктату турындагы килешүнең үтәлеше һәм качакларны кайтару мәсьәләсе дә каралачак.


XS
SM
MD
LG