Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:17

Русиядә бәйсез журналистларны эзәрлекләү арта. Кыйналган “Химкинская правда” газетасы баш мөхәррире Михаил Бекетов инде бишенче көн аңына килә алмыйча хастаханәдә ята.

Ул үзенә янаулары турында элек тә әйтеп килде. Узган елны журналистның башта машинасын шартлатканнар, ә аннан соң этен үтергәннәр иде. Ә бу көннәрдә журналист каты кыйналган килеш Старобеево бистәсендә үз өенең ишегалдында табылды. Бер көн ятканнан соң аны күршеләре күреп алган. Табиплар журналистның башында күп җәрәхәтләр булуын әйтә.

“Химкинская правда” газетасы баш мөхәррире район хакимиятенә каршы тәнкыйди язмалар бастырып килде. Аның аеруча да яңгыраш алган соңгы мәкаләләре Химки урманы белән бәйле иде. Хакимият Мәскәү-Питербур юлы салу өчен әлеге урманның бер өлешен кисүне планлаштырды. Моңа каршы булган хокук яклаучылар белән хакимият арасында бу өлкәдә инде 2 ел тарткалаш дәвам итә.

Химки урманын яклаучылар төркеме юлбашчысы Евгения Чирикова әйтүенчә, Бекетов үз язмалары белән зур җитәкчеләрнең эшләренә аяк чалды.

“Хакимияткә ул бик җайсыз кеше булды, чөнки Химкида бары аның ярдәмендә генә кешеләр чын дөреслекне белә иде. Хәзер исә бу әйдәп баручы кешенең булмавы хакимияткә бик файдалы, чөнки халык бу өлкәдәге яңалыкларны укый алмыячак”, диде ул.

Чирикова әйтүенчә, бу Химки өчен зур югалту.

Хәзерге вакытта Бекетовның хәле шактый авыр. Аның бер аягын кисәргә мәҗбүр булганнар. Белгечләр әйтүенчә, журналистны ким дигәндә ике кеше типкәләп кыйнаган.

Бекетов башта Химки районы хастаханәсендә ятса, төрле янаулар белән шалтыратулар булганнан соң, журналисты Склифосовский исемендәге хастаханәгә күчергәннәр.

Хәзерге вакытта Химки урманын яклаучылар хәрәкәте, экологлар, журналистлар интернетта Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итү өчен имза җыюны башлап җибәргәннәр. Алар Русия президентыннан бу хәлне тикшерүне үз күзәтүенә алуны сорый.

Сергей Митрохин: Химки милициясе алып барган тикшерүләр әлегә беряклы
“Кызганычка бу бәйсез журналистларга кулланылган беренче җинаять түгел. Безнең илдә андый хәлләр йөздән артык булды. Әлегә хәтле бу җинаятьләрне оештыручы бер генә кеше дә хөкемгә тартылмады. Нәкъ Михаил Бекетов очрагында бу хәл үзгәрер дип өметләнәм”, ди “Яблоко” фиркасе башлыгы Сергей Митрохин.

Русиядә журналистларны куркыту, һөҗүм итү, хәтта мәхкәмәгә тарту гадәти күренешкә әйләнә бара. Аларның күпләре хәтта яңгыраш та алмыйча “йомылып” кала. Мисал өчен шундыйлардан берсе - “Судьба Кузьминок” дигән газета баш мөхәррире Айгөл Мәхмүтова белән булган хәл.

Башкортстаннан Мәскәүгә институтта укырга килгән 24 яшьлек Мәхмүтова журналист тикшерүләре үткәреп шәһәр мэры Юрий Лужков карары белән, Мәскәүнең Кузьминки районында балалар мәйданчыгында канунсыз рәвештә күпкатлы гаражлар төзүне туктатып кала алды. Шул сәбәпле, күп акчалар һәм кәнәфиләреннән колак каккан җитәкчеләр Мәхмүтованы 5 ел ярымга төрмәгә утыртуга иреште.

Журналист белән булган әлеге хәл бик аз мәгълүмат чараларында гына яктыртылды.

Белгечләр әйтүенчә, Русиядә хакимияткә хуш килмәгән журналистларга төрле гаепләүләр белдерү шактый таралган күренеш. Михаил Бекетовка карата да “Гайбәт тарату” да гаепләп җинаять эше ачылган иде.

Журналистларны яклау халыкара комитеты сүз иреген кысу янаган илләр арасында Русияне беренче унлыкка керткән. “Путин үзенең күп кенә планнарын яшертен, астыртын эшләде. Әмма тәнкыйтьчеләргә авызларын томалауны аның хакимияте ачыктан-ачык башкара” диелә анда.

XS
SM
MD
LG