Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Роберт Миннуллинның юбилее узды


Чара Иделбуе халыклары китапханәсендә оештырылды. Биредә мәдәни-әдәби чаралар еш була. Ләкин мондый санда халык җыелганы юк иде әле.

Аның белән очрашу БТК рәисе урынбасары Рамис Сафин тырышлыгы нәтиҗәсе: нәкъ аның гозере буенча килгән иде Роберт әфәнде. Ана теле укытучысы Әлфия Алимова хәтта Чардаклы районының Үрән авылыннан да алып килгән үз укучыларын. Очрашуны Өлкә үзәге китапханәләре җитәкчесе Роза Гыйматдинова ачып җибәрде һәм кунакка сүз бирде.

“Җырларым бик күп: 2-3 йөз чамасыдыр. Барча җырчылар да җырлыйлар, аларга ияреп, халык та. Беренче җырым - “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” дигәне 30 ел элек язылган иде – халык һаман да җырлый әле аны”, диде Роберт әфәнде.

Аңа бер сорау менә ничек куелган иде. “Римзил Вәлиевнең бер сүзе истә калган: “Казанда нинди генә кулга тотарлык кешене очратмыйсың, ул Башкортостаннан булып чыга”. Сез мондый фикергә ничек карыйсыз, дигән сорауга Роберт Миңнуллин болай дип җавап бирде:

“Римзил Вәлиевне хаклы дип саныйм. Сәбәбен исә әйтә алмыйм. Анда яшәүче 1200000 татар – үзе тулы бер халык бит ул. Алар башка татарлардан аерылып торалар: киеме, сөйләме, җыр-моңы белән… Чынлап та, Башкортостаннан Казанга килгән язучыларны санап караганым бар: 100-дән артык булып чыкты. Үзем дә чыгышым белән шуннан бит. Казан безне үзенә тарта – сәбәбен белмим. Моны фәнни яктан тикшереп караучылар да юк. Соңгы арада җыр-моңга оста Башкортостан татарлары Казанга агыла”, диде ул.

Мәктәп укучылары кунакның шигырьләрен һәм җырларын тәкъдим итсәләр, җирле шагыйрьләребез Иделбикә, Рифкать Хисмәт, Равил Шәфигуллин – үз әсәрләрен. Һәм, әлбәттә инде, кунакның әсәрләренә карата соклану хисләрен белдерде.

“Өмет” газетасы мөхәррире Исхак Хәлимевкә аеруча шагыйрьнең “Татар өмете” дигән әсәре зур тәэсир ясаган. Һәм редакция бу шигырьне “Өмет” газетасының девизы итеп алырга булган.

Ахырда Роберт Миннуллин укучыларның милләтебез киләчәгенә кагылышлы сорауларына менә ниндирәк җаваплар бирде.
“Балам татар булып үссен, дисәң, үзең шундый булырга тиеш. Барысы да үзебездән тора. Халкыбыз авыр шартларда да гасырлар аша шушы көнгә килеп җиткән икән, бу – үзе зур бәхет. Вәзгыять болай гына бармас, дип уйлыйм. Әле 100 төрлегә әйләнер бу җәмгыять, бу ил, бу дөнья... Менә уйламаганда нинди үзгәрешләр килеп чыкты бит. Үзебезнең кем икәнлегебезне аңлау шартлары туды. Шактый эшләр эшләнде. Өметне өзмәскә кирәк. Минем “Татарны өмет йөртә” дигән шигырем бар. Чынлап та, өмет өзелсә, үләргә генә кала”, диде Роберт Миңнуллин.

Соңнан төркем-төркем фотога төштеләр. Мондый зур кунак белән очрашу – истәлекле вакыйга бит Сембер татары өчен.
XS
SM
MD
LG