Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:43

Мисте Хотопп-Рикке “Германиядә татарны тикшеренү: яңа чыганаклар һәм фактлар” исемле лекция укыды.

Казандагы Мәрҗани исемендәге тарих институты бинасында “Германиядә татарны тикшеренү: яңа чыганаклар һәм фактлар” (Tatarica-Research in Germany: New sources and facts) исемле очрашу узды.

Берлинда яшәүче Кырым, Татарстан белгече, андагы татарларның дусты, төрекчә сөйләшүче Мисте Хотопп-Рикке Германиядәге фәнни ачышлары турында сөйләде.

Мисте Хотопп-Рикке (Mieste Hotopp-Riecke) Берлиндагы Бәйсез университетның (Freie Universitat Berlin) Төркият институты докторанты, Кавказ, Таврия (Кырым, Кубань, Көньяк Украина) һәм Төркистанны (ICATAT) тикшеренү институтының фәнни координаторы. Германия һәм Пруссиядәге татарларның борынгы тарихын да тикшерә. Ул бүгенге татар-башкорт оешмалары белән дә таныш.

Хотопп-Риккене кайвакытта “татарҗанлы алман” дип тә атыйлар. Ул Кырым татарларына да таныш кеше. Анда яшәп, аларны өйрәнеп кайткан кеше. Кырымда да, Татарстанда да төрле һуманитар проектларны тормышка ашыру максатыннан даими булып тора.

Германия архивларыннан кайтартасылары килә

Татарларның тарихи лидеры булган Габдерәшит Ибраһимов турында да алман архивларында кызыклы әйберләр табылган. Берлинга барып татар халкы юлбашчысы буларак үзен башка танытучылар да булган. Бу мәгълүматлар бүген Татарстан галимнәрендә кызыксыну уята. Алар Германия архивларында булган тарихи яки шәхси кәгазьләрне копияләп Казанга кайтартуны тели.

Кабер ташлар тарих серен саклый

Ә татарлар эзенә килгәндә, алар Германия җирендә сирәк булса да очрый. Тарихи серләрне кабер ташлары саклый. Әйтик, Германиядә 1762-1769 елларда пәйдә булган татар кабер ташы да очрый. Ул чорны “җидееллык сугыш” дип атыйлар. Татардан чыккан поляк командиры Мостафа Зөлкәй улы кабер ташы Саксониядә урнашкан ай-йолдызлы таш булып санала.

Дрезден янында да 1813 елгы бер кабер ташы бар. Алары Наполеонга каршы сугышып кайтып килүче Русия мөселманыныкы.


Урыс-совет гаскәре килеп кабер ташларны җимергән

Ә беренче бөтендөнья сугышы вакытында анда инде күп санда татар-башкорт каберләре пәйдә булган. Әсир булсалар да, татарларга хөрмәт күрсәтелгән, үз имамнары, мәчетләре дә булган.

1915 елда инглиз әсирләре җирләнә торган зиратта алар өчен почмак та ачылган. Тик ул зират икенче бөтендөнья сугышыннан соң урыс-совет гаскәрләре кулына күчә. Татар хәтер ташларын советлар танклары белән өстерәткән, каберләр өстенә куелган чалма калыбындагы агач сыннар да югалган. Совет гаскәрләре киткәч, ике Германия кушылгач, европалылар каберлекне чистарткан, төзәткән.

Тартарус татарларга якынмы?

Алманнар өчен “татар” атамасы таныш. Таттерн, Татарнберг, Татрус, Тартарус кебек торак пунктлары очрый икән. Мисте Хотопп-Рикке ул атамаларның бүгенге татарларга турыдан-туры яки катгый бәйле булмавын да әйтә. Ни дисәң дә, элек Европада даны чыккан “татар” яки “тартар” аңлатмасын бүгенге казанлы яки уфалы татар белән чагыштыру авыр нәрсә. Рикке шулай да әлеге атамалар арасында Алтын Урда чорына бәйле булганнарын да күрә. Билгеле булганча, Батый хан Пруссия чигенә барып җитә язган. Ә Польша һәм Литвада татарлар ХIV гасырда гына күренә башлый. Аларны бөек князьләр оста сугышчы буларак үзләренә чакыртып алган. Ә Польша белән Алманияне шактый күп тарихи уртаклыклар бәйләп тора.

Икенче елга Польша көтә

Шуңа күрә дә, Мисте Хоттоп-Рикке Польша фәнни даирәләре белән дә аралашып яши. Әйтик, 2009 елда сентябрь аенда Краков шәһәрендәге Ягеллон университетында “Ислам дөньясында сәнгать һәм мәдәният: мирас, күптөрлелек, киләчәк” ("Art and Culture in the Islamic World - Heritage, Diversity,Future") халыкара конгрессы узачак. Чара шәркыять һәм сәнгать белгечләрен бергә тупларга тели. Аны ясауда ЮНЕСКО да ярдәм итә. Мисте Хоттоп-Рикке казанлы фәнни даирәне шул булачак вакыйга белән таныштырды.

XS
SM
MD
LG