Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Мөслимә-2008"не сайлаячаклар


Казанда 3 декабрьдә финалга чыккан 8 мөслимәдән иң яхшысын сайлаячаклар.

"Сайлап алу чарасына 40лап кыз килде. Бәйгедә кияүгә чыкмаган 18-25 яшьләрдәге кызлар катнаша ала иде. Бәйгенең тышкы кыяфәт бәйгесе түгел, рухи гүзәллек бәйгесе булганы аңлашыладыр. Туташлар әңгәмә вакытында үзен чын мөслимә итеп танытырга тиеш иде," диде Мөслимәләр Берлеге җитәкчесе Наилә Зиһаншина.

Финалга чыккан 8 кыз - барысы да дөньяви югары уку йортлары талибәләре, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG