Accessibility links

Русия һәм Грузия сөйләшүләрне дәвам итәчәк


Август аенда булган кораллы низагтан соң туган проблемаларны чишү турында Русия белән Грузия арасында сөйләшүләр декабрьдә дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Женевада булган очрашуда килешенде.

Женевада Русия, Грузия, Көньяк Осетия һәм Абхазия вәкилләренең гайре рәсми очрашуы узды. Сөйләшүләрдә Европа Берлеге, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы арадашчылык итә. Октябрь аенда тарафлар хаттә бер бүлмәдә утырып сөйләшүдән дә баш тарткан иде.
XS
SM
MD
LG