Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта хөкем ителгән дипломат Русиягә тапшырылды


АКШта акча юуда гаепләнеп төрмәдә утырган Русия дипломаты Владимир Кузнецов Мәскәүгә тапшырылды. Сишәмбе көнне аны Русиягә җәзаларны үтәү федераль идарәсе вәкилләре алып кайтты.

Элек БМО гөмүм мәҗлесе комитеты рәисе булган Кузнецов АКШта 4 ел төрмәгә һәм 73 мең доллар акча җәзасына хөкем ителгән. 2007 елның октябреннән ул Алленвуд төрмәсендә утырды. Җәзаның калган өлешен ул Русиядә үтиячәк.
XS
SM
MD
LG