Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү яза, КамАЗ дәшми


КамАЗ җирле матбугат өчен һаман да ябык килеш кала бирә.

Ә менә Мәскәү матбугаты КамАЗ хакында төрлесен язып тора. “Коммерстант” газетасы 14 ноябрь санында, ширкәттә хезмәткәрләрне зур күләмдә эштән җибәрү булачак дип фаразлый. Андагы магълүматларга караганда, кризиска каршы көрәш буларак, КамАЗда 10% эшчеләрне кыскарту күздә тотыла. Кризиска каршы дип аталган әлеге чара директорлар шурасына тәкъдим ителгән һәм анда яклау тапкан.

Кыскартуга 5 мең чамасы кеше дучар булачак. 5 мең кешенең мең ярымы октябрь аенда ук эштән җибәрелгән. 2009 елда КамАЗның яңа проектларын финанслау да кысылачак. Ләкин Сергей Когогин ширкәтнең урта кул белән һәм менеджерлары белән очрашу вакытында, яңа проектлар зыян күрмәчәк, дип язган “Коммерстант” газетасы. Когогин яңа проектларның зарар күрәчәге хакындагы фаразларны кире кага, ә менә эштән кыскартулар турында сөйләшүләрне игьтибарга алмый. Аңлатма да бирми, кире дә какмый. Аның урынына аңлатманы Татарстанның хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин бирә.

“Бүген ширкәттә 54 мең кеше эшли. Бары тик 260 кеше генә кыскартыла. Аларның күпчелеге читтән килеп эшләүчеләр һәм “ак яка”лар булачак”, дип хәбәр итә “Татар Информ” Шәфигуллин мәгълүматларын.

Күпме кешенең эштән китәчәген Казан, Мәскәү белә, ә менә ширкәт генералы үзе бу хакта аңлатма бирми. Чаллыда генераль директорның үзеннән башка вәзгыятькә ачыклык кертергә, фаразларга беркем дә җөрьәт итми: Когогин КамАЗга килүгә үз хезмәткәрләренә аерым рөхсәтсез матбугатка фикер әйтүне тыйган иде.
XS
SM
MD
LG