Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Иң бәхетле кешеләр Дания вә Финляндиядә яши


Байлык кешене бәхетле итми, шулай да яшәү дәрәҗәсе югарырак булган саен кешеләр тормышларыннан күбрәк канәгать була. Европа Берлегенең 27 илендә үткәрелгән тикшерүдән соң белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән. Тикшерү нәтиҗәләре бүген игълан ителде. Байлыктан тыш кешеләргә бәхетле булу өчен социаль тормыш һәм сәламәтлек кирәк икән.

Шулай итеп иң бәхетле кешеләрнең Европаның иң бай ике илендә - Дания белән Финляндиядә яшәве ачыкланган. Маҗарстан белән Болгарстан исемлекнең иң төбендә. Германия, Чехия һәм Словакиядә уртача бәхетле кешеләр яши. Тикшерүдә 30 меңләп кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG