Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:36

Чечняда тотрыклык һәм тынычлык урнашты дип белдергән Мәскәү рәсмиләре республикада мәетләрне ачыклаучы үзәк ачуга акча бирми. Алар сугыш вакытындагы гамәлләр фаш ителүдән курка.

Кремль һәм Мәскәү җитәкчелеге тарафыннан якланган Чечня президенты Рамзан Кадыйров ике сугыштан соң халыкның мул тормышы өчен барысы да эшләнә дип белдерә. Чыннан да Грозныйда хәзер күпләп заманча төзелеш эшләре бара. Әмма әлеге төзелеш урыннарында һәрдаим үлгән кеше мәетләре табыла тора. Аларның кем булуын ачыклар өчен исә махсус хокук-медицина үзәге кирәк.

Якыннарын югалтканнар исә инде сугыш бетүгә шактый вакыт узса да мәетләре табылмау сәбәпле, туганнары турында нинди дә булса яңалык ишетү өмете белән яши. Шундыйларның берсе Асланның әнисе Мәликә.

Чечняның үзәк өлешендә Шалажи авылында яшәгән Аслан Русия хәрбиләре өйгә бәреп кергәндә йотлыгып китап укып утыра торган булган. Хәрбиләр Асланның башын күлмәк белән томалар машинага кертеп утыртканнар. Шуннан бирле 19 яшьлек студентны беркем күргәне юк.

Бу хәлләргә инде 9 ел узган. Асланның әнисе инде егетнең исәнлегенә өметен югалткан. Әмма ул хаман да аның мәетен табу хыялы белә яши.

“Күпләп күмелгән мәетләр яки үлгән кеше табылуы турында хәбәр ишетелүгә ул шунда йөгерә. Инде республиканың бөтен җирен йөреп чыкты. Беркемне тыңламый. Тыштан караганда ул үзгәрмәгән кебек, әмма күзләрендә бушлык. Улын хәтерләткән нинди дә булса әйберне табарга өметләнә”, ди киленнәре Асет.

Аның әйтүенчә, сугыш вакытында югалган кешеләр һичшиксез эзләнергә тиеш һәм ул мәетләрнең кем булуларын да ачыклау зарур.

Мәскәү тарафыннан Кавказдагы бу зур булмаган республиканың бәйсезлеген бастыру өчен 1994 елда башланган ике сугыш нәтиҗәсендә, 5 мең чечен эзсез югалган санала. Бу әле рәсми мәгълүматлар гына. Чынлыкта аларның саны тагын да күбрәк булырга мөмкин. Әмма кешеләрне эзләү һәм табылган мәетләрнең кем булуларын ачыклау өчен хакимият бернинди чаралар күрмәде.

Хуҗа Яхъяевнең энесе Хазин беренче сугыш вакытында югалган. Туганын 3 ай эзләгәннән соң Хуҗа энесен һәм тагын бер төркем чеченнарны Русия хәрбиләре үтергәнен ачыклый.

Ул Хазинны тешләреннән аера һәм аны җирли. Шулай ук башка билгесез мәетләрне дә күмә. Аларның һәрберсенең каберенә саннар куя һәм фотога төшерә. Ә киемнәрен махсус пакетларга сала.

Яхьяев кайчан да булса Чечняда хокук-медицина үзәге ачылыр һәм бу күмелгән кешеләрнең кем булуы ачыкланып алар туганнарына тапшырылыр дип өметләнә.

“Күп кенә чеченнар хокук-медицина үзәген төзүгә ярдәм итү өчен хезмәт хакларын да кызганмас иде. Чөнки якыннарын югалтканнарның туганнарын ачыкларга өметләре туачак. Бу үзәк Чечняда бик кирәк”, ди Яхьяев.

Сугыш вакытында Русия хәрбиләре тарафыннан үтерелгән чеченнарның саны билгесез
Күп кенә чеченнар бу үзәкне ачуда хакимияткә зур өметләр баглаган иде. Чечня президенты Рамзан Кадыйров туганнарын югалткан гаиләләргә аларны ачыкларга ярдәм итәчәген әйтте. Әмма өметләр бу айда чәлпәрәмә килде. Чөнки Русия социаль үсеш министрлыгы кыйммәтлеккә сылтап, мәетләрнең кем булуын һәм ничек үтерелгәнен ачыклаучы үзәкне төзетүдән баш тартты.

Бу нисбәттән, Чечняның кеше хокуклары өчен җаваплы вәкиле Нудри Нухажиев министрлыкка каршылык белдереп хат юллады. Ул бу эшнең республика өчен генә түгел, ә халыкара оешмалар өчен дә мөһим булуын белдерде.

Чыннан да Европа Берлеге инде берничә тапкыр Русияне бу өлкәдә эшне тизләтергә чакырды һәм ярдәм итәчәген дә әйтте.

“Алар үзәкне Мәскәүдә төземәкче, чөнки аның өчен күп акчалар бүленәчәк. Нәкъ шуңа Мәскәү андый белгечләр юк һәм Чечняда андый үзәк төзү дә кирәк түгел дип белдерә. 2005 елны мин Страсбургта хокук-медицина үзәген Чечнядан тыш кайдадыр төзүнең әһәмияте юклыгын әйттем, чөнки 15-16 ел элек күмелгән сөякләрне Мәскәүгә хәтле алып баргач аның инде кемнеке икәнне ачыклау мөмкин булмаячак. Минем белән ул чакта килештеләр. Анда Русия саклану министрлыгы белгече дә бар иде. Ул да үзәкнең Чечняда булырга тиешлеге белән ризалашты. Хәзер кабат кирәк түгел һәм кыйммәт дип белдерәләр”, ди Чечняның баш хокук-медицина белгече Максим Чумаков.

Әлбәттә бу үзәк ачылса ул Русия армиясенең Чечнядагы гамәлләрен фаш итүгә китерәчәк. Ә бу Кремльгә файдага түгел.

Шуңа да карамастан Русиягә әле Чечнядагы хәрби җинаятьләре өчен җавап тотарга туры киләчәк, ди белгечләр. Чөнки мәетләрне ачыклау мөһим проблемаларның берсенә әйләнә бара. Грозныйда зур төзелешләр барганда әледән-әле җир астыннан күпләп күмелгән кеше мәетләре чыга.

Бу җәйдә генә дә бер-ике шундый урында 1 меңнән артык кеше әгъзалары табылды.

Сараевода урнашкан Эзсез югалган кешеләр халыкара комиссиясе элекке Югославиядәге вакыйгалардан соң мәетләрне ачыклау белән шөгыльләнгән. Аның җитәкчесе Мөхетдин Табакович кеше әгъзаларын икенче урынга күчереп күмү аның кемнеке булуын ачыклауны авырайта, ди.

“Күмелгән мәетләр янында аларның кем булуын ачыкларга ярдәм итүче шәхси әйберләре, мәсьәлән, акча янчыклары, документлары, гаилә фотографияләре булырга мөмкин. Аларны башка җиргә күчереп күмү инде зур проблемалар тудырачак”, дигән фикердә тора ул.

Бу оешма 1990 елларда балкан сугышында югалган 14 мең мәетнең кем булуын ачыкларга ярдәм иткән. Аның хокук-медицина белгечләре дөньяның бөтен илендә эшли. Һәм алар Чечняга да ярдәм итәргә әзер.

“Мәетләрнең кем булуын ачыклаганда аның ни сәбәпле үлүен белергә дә мөмкинлек бирә. Элекке Югославия өчен булган халыкара трибунал әлегәчә эшли һәм безнең гамәлләребез ярдәмендә гаепле кешеләр Гааг төрмәсендә утыра. Менә шуңа Русия хөкүмәте бу үзәкне төзетмәс өчен төрле юллар таба. Имеш ул кыйммәт, ди. Эш акчада түгел. Монда сүз Чечня сугышында чынлыкта ни булганы һәм аның өчен кем җавап тотарга тиешлек хакында бара”, ди Табакович.

XS
SM
MD
LG