Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы исән


19 ноябрь Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты утырышы булды.

Бу агымдагы елдагы нибары өченче утырыш. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы белән алдагы елга уртак эш планы, шулай ук оешманың 2009 елга тулы эш планы өлгесе тикшерелде.

Анда фәнни-гамәли конференция, мәдәни чаралар үткәрү каралган. Оешманың алдагы елга тулы эш планы декабрь аенда кабул ителәчәк. Казан белән эшләү дигәндә, якын араларда Татарстан башкаласына бер төркем вәкил барачак.

Алар Бөтендөнья татар конгрессы, республика хакимияте һәм матбугат вәкилләре белән очрашып, Башкортстандагы татарларга кагылышлы сәяси вәзгыять белән таныштырачак, 2010 елда булачак халык санын алуларга әзерлек мәсьәләсе тикшереләчәк.
XS
SM
MD
LG