Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшсез калудан курыкмаучылар, кемнәр алар?


Казан дәүләт энергетика университетында белем алучыларга эшсезлек янамый. “Татэнерго” кебек ширкәтләрдә эшләячәген алар алдан белә.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән килеп Казан дәүләт энергетик университетытында укучы Айдар Рәхимов бу уку йортына керергә яшүсмер вакытында ук уйлана башлый.

“Мәктәптә укыганда элекротехник җиһазлар белән кызыксындым. 8-9 классларда энергетик университетына керү турында хыялландым, абыем да әлеге уку йортында белем алды”, диде ул.

Яшьләрнең, аеруча егетләрнең әлеге уку йортына ашкынулары бик гади аңалатыла икән. Алар моны ерак киләчәккә бәйләп аңлата.
“ Энергетика - ул Татарстанның төп переспективалы өлкәсе. Ул кайда эшләрмен дип тә баш ватмый. Безне укып бетергәч, эш белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәләр. 3 курста ук “Татэнерго” кебек оешмаларда тәҗрибә ала башлыйбыз", ди Айдар.

“Казанның энергетик университеты Русиянең Идел буе төбәге өчен төп эшчеләр әзерләү үзәге”, диде уку йортының җәмәгатьчелек белән эшләү үзәге җитәкчесе Рушания Тыктамышева.

“Башкирэнерго”, “Мордовэнерго”, “Удмуртэнерго”, “Чувашэнерго” ширкәтләрен энергетик өлкәсен белүче белгечләр, эшчеләр белән тәэмин итәбез. Соңгы елда “Сургутнефтегаз” оешмасы белән элемтәгә кердек”, диде ул.

Әлеге оешмаларда студентлар тәҗрибә туплау белән беррәттән материаль якларын да ныгыта алганнар.
“Җәен 2 ай тәҗрибә алу вакытында 60-70 мең акча эшләп кайтты”, диде Рушания Тыктамышева.


Боларга өстәп Казан энергетик университеты студентларының чит илгә чыгып укып, тәҗрибә алып, һәнәрләре буенча эшли алулары да билгеле булды.

Рушания Туктамышева әйтүенә караганда, университетта йөздән артык чит ил студентлары белем ала. Аларны уку йорты тулай торак белән тәэмин итә. Барлык студентларга махсус грантлар, стипендия бирелә. Шуңа да энергетик университетына керергә теләүчеләр саны елдан-ел арта икән. Быел 1135 егет-кызны укырга алганнар.

"Казан энергетик университетында укучы 9000-нән артык студентлар арасында татар яшьләре күп, башка милләтләр белән тату яшибез", ди Айдар.

Ә инде әлеге уку йортының үзенчәлекле яклары һәм 40 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларының ничек үтүе турында тулырак итеп атна азагында чыгачак “Кызган таба” тапшыруынан белә аласыз.
XS
SM
MD
LG