Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mubai сәхнәгә чыга


Mubai Казанда танылып килә.
Mubai Казанда танылып килә.

Классик театр җәүһәрләрен күрсәтүче Галиәсгар Камал театры бинасы җомга көнне гадәти булмаган тамашачыны кабул итәчәк.

Үзенчәлекле җырчы Mubai (Мубай) Камал театрының кече залында моңлы тамаша ясарга җыена. Бу чарага "MUBAI & AKSUBAI FUSION BAND" - TATAR URBAN SOUL, дип язылган инглиз телле чакыруларны Камал театры тарата.

Шулай иттереп быел сайтын яңартып сезон ачып җибәргән театр яңа эш юнәлешләрен эзли кебек. Ул бина театр сәнгате генә түгел, музыка, зыялылык үзәге булып та тора. Салават кебек кайбер халыкчан җырчылар да театр залы аша Казанны яулаган, зур сәхнәгә чыккан. Бу бинадан татар әдәбияте, мәдәнияте әһелләре соңгы юлга да китә, дип сөйли театрда эшләүчеләр.

Камал театры яңа эш юлларын да куллана. Әйтик, пәнҗешәмбе көнне театрның кече залында "Шәһри Казан" газетасы Тукайның Казанга килүенә 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләрне тәбрикли. Шул ук залга җомга көнне альтернатив музыка тарафдарларын да тупларга теләгәннәр.

Ә Mubai инде Казанда танылып килә. Бу башкаручының чын исеме Илдар Мөбәрәкшин. Ул узган айда Казандагы “Сары кофта” клубында үз концертын күрсәткән иде. Ул үз моңы, җанлы музыка белән тыңлаучыны сокландырган. “Чара бик уңышлы узды. Казандагы яшьләр, инглиз, урыс телле көй тыңлап үсүчеләр, гадәти татар концертларына йөрмәүчеләр Мубайны аеруча яратып кабул итте.Ул татар моңын яңача итеп башкара”, диде "Утрау" продюсерлык үзәге җитәкчесе Алия Сабирова.

XS
SM
MD
LG