Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китапханәләрнең дошманы юк


Казанда “Дөнья мәгълумат киңлегенә кушылу шартларында китапханәләрнең имиджы” дип аталган халыкара җыен башланды.

Бу чарада Германия, Төркия, Иран, Кушма Штатлар, Русиянең 18 төбәгеннән вәкилләр һәм Татарстанның 130-лап китапханәчесе дә катнаша.

Дошман, ят итеп карау булмаска тиеш

“Нәрсә соң ул китапханә? Ул мәдәниятлар, кешеләр һәм телләрнең гел очрашып торуына күрә толерантлыкның бик зур бер киңлегенә әйләнә. Бу төшенчәне төрлечә аңлатып була. Әмма китапханәләр эшчәнлегенең мәгънәсе аңа карап үзгәрми. Дөньяда дошман дигән төшенчә бар. Ул Кушма Штатларның да, Франциянең дә, Русиянеке дә бар. Ә китапханәләр яссылыгында без башка берәүгә караган кебек мөнәсәбәттә генә булырга тиеш. Ә дошман һәм ят итеп карау булмаска тиеш. XXI гасырда китапханәләр алдында торган максат әнә шул”, диде Русия дәүләт чит ил әдәбияты китапханәсе башлыгы Екатерина Гениева.

Китапханәгә бармадым, әмма анда булдым…

Китапханәчеләр әйтүенчә, бу тармакны иртәгәге көн көтә. Һәм ул бик тиздән килеп җитәчәк. Кеше өстәл янына утырып, билгеле бер парольне җыеп кына берничә секунд эчендә төрле илләрдәге китапханәләрдә булган теләсә нинди китап, мәгълүматны үз компьютерында ачып сала алачак. Димәк, киләчәктә китапханәгә кеше китерү һәм китап алдыруның бөтенләй кирәге дә булмаячак. Бүгенге көндә төзелә торган һәм төзеләчәк китапханәләр замананың бөтен IT яңалыкларын да үзендә булдырса гына яши алачак.

Гениева сүзләренчә, Татарстан милли китапханәсенең яңа бинасын бүгенге көндә ничек булырга тиеш шулай итеп кенә төзеп куймау уңай күренеш. Татарстанлылар “җиде кат үлчә, бер кат кис” мәкалендәгечә туасы көн таләпләрен дә бу гыйлем йортына кубрәк кертү өчен әле төзергә ашыкмый ашыкмый. Тәҗрибә туплый.

Электрон китаплар көне җитте

Бу көннәрдә еш кын электрон китап бүләк иткән дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әле яңа гына Татарстанлылар Азәрбайҗанның милли китапханәсенә 19-20 гасырларда бу республиканың милли-демократик үсеш юлына багышланган китапларның электрон күчермәсен бүләк иткән иде. Аларның төп нөсхәләре Татарстан милли китапханәсендә һәм республика архивларында саклана.

Китапханәчеләр җыены вакытында Татарстан милли китапханәсе дә электрон китапларга баеды. Русия милли китапханәсе башлыгы Владимир Зайцев “Шура” журналының бөтен нөсхәләренең дә электрон күчермәсен бүләк итү турында белдерде.

“Русия милли китапханәсе Финляндиянең милли китапханәсе һәм Хельсинки университеты белән берлектә бу электрон мәгълүматны һәм эзләү программасын да Татарстан милли китапханәсенә һәм Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институтына бирергә җыена”.

Зайцев сүзләренчә, Татарстан белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк. 2000 елдан бирле Русия милли китапханәсендә туплана торган татар телендә чыккан барлык китапларның да электрон нөсхәсе булдырыла. Татар телендәге бүлек иң байлардан дип белдерә ул. Анда 1789 елдан бирле басыла башлаган 36 мең китап тупланган. Барлык китапларның да электрон күчермәсен булдыру теләге дә юк түгел.

Русия кануннары китапханәчеләргә аяк чала

Китапханәчеләр әйтүенчә, бүген Русиядәге белем йортлары алдында 3 проблема тора. Беренчесе, даими рәвештә яңа чыккан китаплар белән баетуда кыенлыклар туа. Икенчесе, китапханәчеләрнең хезмәт хаклары бик түбән. Өченчесе, китапханәләргә кагылган кануннарның камил булмавы.

Гениева сүзләренчә, китапханә эшләрендә тендор мөнәсәбәләрен яклаган канун иң куркынычы. Китапны берничек тә товарга тиңләргә ярамый, ул кадак түгел, дип белдерә Гениева.

“Шулай ук китапханәләр өчен куркыныч тудырган икенче бер канун бар. Ул- автор хокуклары турында. Күчермә, ягъни копия алуга багышланган. Бу канун шулай ук яңадан каралырга тиеш. Чөнки кешеләр китапханәләргә мәгълүмат алырга килә”. Бу эшләп килгән канун нигезендә китапханә мөдирләрен ниндидер китапның, документның күчермәсен биргән өчен төрмәгә дә утыртырга мөмкиннәр, ди Гениева.

Шулай ук Русия җитәкчеләренең китапханәләргә булган мөнәсәбәтенең сүздә генә калуын да билгеләп үтте ул. Белем йортларын яңа чыккан китаплар белән баету өчен кирәк кадәр акча бирмәүдә, финансламауда түрәләрне гаепләде.

Бу проблемалар да Казанда уза торган халыкара җыенда каралачак. Эш ахырында резолюция дә кабул ителер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG