Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үлегез, тик җиңегез!


Бу исемдәге мәкалә “Безнең гәҗит”нең беренче битендә урын алган. Спортның төрле милләтләрне татулыкка, бердәм итәргә сәләтлеме? Әллә ул халык башын әйләндерүче, үзләре үк чыгыш ясаучы спортчылар сәламәтлеген ашаучы бер төрме? Гомумән, профессиональ спорт бүген безгә нәрсә күрсәтә? Ул безнең яшәү рәвешебез өчен үрнәкме? Мәкаләдә автор Айзат Шәймәрданов шушы сорауларга җавап табарга тырыша.

“Кеше сәламәтлеген физик культура саклый, ныгыта диюләре хак. Ә спорт - физик культураның бер төренә керә. Алар бер-берсе белән нык бәйләнешле булса да, аларга бертөсле карарга ярамый. Спорт ул – ярыш, шашкан азарт, сәламәтлегеңне чыгырдан чыгару һәм көндәшләрнең бер-берсенә ачулы карашы. Күпчелек очракта, тренерлар уенчыларын борынгы Рим гладиаторларыннан калган “Үлегез, тик җиңегез!” дигән девиз белән көрәшкә чыгара.

Илләр арасында татулык, бердәмлек кебек төшенчәләрне дә спорт тудыра ала дип сөйләнәләр. Инде көчле, бай илләрдән Олимпия уеннарында, Дөнья чемпионатларында бихисап спортчылар, җыелма командалар көч сынаша. Спортта җиңелү фаҗигагә тиңләнә, хәтта дошманнар да тудыра. Ә һәрбер ярышта кемдер оттырырга мәҗбүр һәм бу табигыйлык, бернишләтеп булмый. Спортны бүген бик биек дәрәҗәгә күтәрделәр”, дип яза Айзат Шәймәрданов.

Каравыл, талыйлар!

Мәкалә авторы Мөнирә Хисамова редакциягә килгән хат эзеннән республика авылларының берсенә барган. Бу авылда урта мәктәптә укучылар арасында үзара акча талап алу очраклары күзәтелгән. Кечкенәләрдән – зурраклар, ә зурракларыннан тагын да олыраклары басым ясап, даими рәвештә акча талаган. Түләмәгәннәрне су буена алып төшеп кыйнаганнар, “счетчик” дигән нәрсәгә утыртканнар.
Әлеге вакыйгаларда мәктәпне тәмамлап чыккан авыл яшьләре дә катнашкан.

Мәктәп буенча җыелган акчаны югары сыйныфта укучы бер малай авыл яшьләренә илтеп тапшыра торган булган. Иң гаҗәбе шунда: куркыту, басым ясап акча түләттерү вакыйгалары елдан артык дәвам итсә дә, бу хәлләр турында ата-аналар да, мәктәп директоры да, укытучылар да, гомумән, берәү дә сизенмәгән.

Бик сәер хәл, ничек инде гади бер авылда ул-бу ишетелмичә торсын, ди? Монысына ышануы бик авыр, әлбәттә. Белеп тә, нишләп киртә куючы, рэкетны туктатучы табылмаган? Әллә бала-чага шаяруы гынадыр дип кабул иткәннәрме? Автор шушы авылга барып әлеге сорауларга җавап эзләгән.

“Караңгы” кара алтын

Нефтьне элек-электән алтынга тиңлиләр. Әлеге чагыштыруның төгәл икәнен хәзерге бензин, солярка бәяләре аеруча шәп күрсәтә. Ләкин нефтьне кара гына түгел, караңгы алтын дисәң дә буладыр. Чөнки ул еш кына астыртын ысул белән табылган байлык, ягъни җинаятьчеләр табышына әйләнә. Автор Наил Вахитов республикада меңнәрчә чакрымга сузылган нефть үткәргечләрен тишүче җинаятьчеләр турында яза.

“Җир астыннан баручы әлеге торбалар, ничектер, тере организмның кан тамырларын хәтерләтә. Ә инде тишеп нефть суыртучылар шул тамырларга кадалучы канэчкеч бөҗәкләргә охшаш. Әйтергә кирәк, осталык, хезмәт, техник җиһазлар сорый торган корткычлык бу. Коточкыч югары басым белән кудырылучы үткәргеч торбасына “кадалу” – гади эш түгел.

Ә алар җаен таба, алай гына да түгел, яңа “прогрессив” ысуллар уйлап чыгара әле. Әйтик, элек алар кое казып төшеп, торбага махсус кран урнаштыра иде. Ләкин магистральләр ачык урыннарда үткәрелә. Шуңа күрә тотылу куркынычы да зур, аннан ничек кенә яшерсәң, капласаң да, иртәме-соңмы бу урыннан күреп алалар. Димәк, башка файдаланып булмый. Бу инде кара алтын “чишмәсе”нең “җитештерүчәнлеге” кими дигән сүз.

Шуңа күрә караңгы кәсеп ияләре “чишмә”не курыкмыйча озак вакыт “эксплуатацияләү” мөмкинлеге бирүче чын-чынлап искитмәле алым уйлап чыгара. Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш органнары соңгы вакытта ачыклаган угрылыклар, башлыча, шушы ысул кулланып башкарылуын күрсәтә”, ди мәкалә авторы.

Сихер

"Сөйгәнеңне кире кайтарам", "Дошманыңа бозык тидерәм", "Киләчәгеңне әйтеп бирәм"... Мондый эчтәлекле игъланнар хәзер буа буарлык. Тәкъдиме булгач, димәк, ихтыяҗы да бар дигән сүз. Сихер бүген шактый гына күп акча китерүче бизнеска әйләнде. Кемнәр соң алар каһвәдән, картадан үткән белән киләчәкне белүчеләр? Аларга нинди көч хезмәт итә? “Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов шул хакта кешеләрне ун елдан артык өшкереп дәвалаучы Фәрит хәзрәт белән әңгәмә корган.

Шулай газетаның соңгы санында күп кенә халыкны борчыган проблемаларга, дини, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләргә, сәламәтлек, гыйбрәт алырлык хәлләргә, файдалы киңәшләргә урын бирелгән.
XS
SM
MD
LG