Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эше декабрьгә кадәр туктатылган


Анна Политковская эшен тикшерүдә катнашкан җәмәгать мәхкәмәсе эшне ачык шартларда алып баруга каршы булмаган. Алар бары тик утырышны телевидение камераларына төшерүгә каршы булган. Бу хакта җәмәгать мәхкәмәсе әгъзаләренең берсе, Евгений Колесов белдерде.

Хәкимнәр исә, кичә Политковская эше җәмәгатьчелек өчен ябык булачак, җәмәгать мәхкәмәсе утырышта журналистлар булуын теләми, дип белдергән иде. Тыңлаулар 1 декабрьгә кадәр туктатылган. Мәхкәмә моны гаепләнүчеләрнең берсенең адвокаты Мурат Мусаевка китәргә кирәклеге белән аңлатты. Мусаев исә Азатлык радиосы хәбәрчесенә, бер кая да китмәгәнен әйтте.
XS
SM
MD
LG