Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милан операсы эш ташлый


Миланның дөньякүләм танылган La Scala опера театры җырчылары югарырак хезмәт хаклары таләп эш ташлаулары турында белдерде. 21 һәм 23 ноябрьгә билгеләнгән тамашалар булмаячак. Каршылык чарасын һөнәр берлекләре оештыра.

2004 елда сәнгатькәрләрнең эш ташлаулары аркасында Канн кино фестивален үткәрү шик астында иде, ул чакта тарафлар килешә алды. Узган ел Һолливудның эш ташлавы Калифорния икътисадына 2.5 миллиард доллар зыян китерде. АКШта "Алтын Глобус" бүләге тапшырылмый калды. Кино актерлары 2009 елның башында зур эш ташлау чарасына әзерләнә. Алар хезмәт хакларын, реклама һәм DVD бәяәләрен арттыруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG