Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мөселман кызы” бәйгесе узачак


Хиҗаб киюче кызлар бәйгесе.
Хиҗаб киюче кызлар бәйгесе.

Казанда узачак бәйге финалында катнашу хокукын 18-25 яшьлек кырык кызның сигезе яулаган.

Алар милли хиҗаб киеменнән дә чыгыш ясаячак. Бәйге тамашасын бары тик хатын-кызлар гына күзәтә алачак.

“Мөселман кызы” бәйгесе финалы 3 декабрь көнне узар дип көтелә. Бу турыда Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина хәбәр итә.

Чара гаилә кыйммәтләрен таратуны, мөселман кызлары әхлагы турында җәмәгатьчелеккә аңлатуны да максат итеп куя. Чөнки яулыклы мөслимәләр җәмгыятьтә киртәләргә дә очрый. Әйтик, аларны кайчакны эшкә алырга теләмиләр. Шулай ук кызлар “террорчы”, “сектант” дигән сүзләрне дә ишеткәли.

90-60-90” узмый


“Мөселман кызы” бәйгесе Ислам кыйммәтләрен тарату, дәгъват алып бару өчен эшләнелә. Ул “моңарчы оештырылып килгән матурлык бәйгеләренә алмаш булып тора. Һәм анда “90-60-90” ише гәүдә үлчәмнәре шарт итеп кулланылмый.

Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина.

Бишек җырлары белән

Мөселман кызлары үзара чибәрлек яки матурлыкта түгел, ә беренче чиратта белемдә, уңганлыкта ярыша. Катнашучылар ислам дине йолаларын белү, бишек җырларын башкару, ашамлык пешерү осталыгын да күрсәтәчәк.

Наилә ханым Җиһаншинаның шундый сыйфатларны тәрбияләү, эшләрне өйрәтү буенча Казанда "Яшь киленнәр мәктәбе" дә эшләп килә.

XS
SM
MD
LG