Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин вәгъдәләрен кем үтәр?!


“Бердәм Русия” партиясенең X корылтае Дәүләт Думасының президент мөддәтен 6 елга хәтле озайту турындагы канун өлгесен икенче укылышта кабул иткәннән соң узды.

Күпләр тиздән “Бердәм Русия” фиркасе юлбашчысы, премьер-министр Владимир Путин кабат президент кәнәфиенә утырачак дигән фикердә тора. Чөнки финанс кризис сәбәпле, эшсезләр саны арта һәм хезмәт хакы кими. Бу вәзгыятьтә Путинга премьер-министр булып калу әлбәттә файдалы түгел.

Пәнҗешәмбе “Бердәм Русия” фиркасе корылтаенда чыгыш ясап Путин исә финанс кризис булуган карамастан, хакимият барлык элекке йөкләмәләрен үтиячәген әйтте.

“Нефть һәм читкә сатыла торган башка тауар бәяләре нинди булуга карамастан, тупланган байлыклар киләчәктә Русия бюджет системасын тотрыклы итүгә булышачак. Димәк бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хаклары, пенсия, башка түләүләр вакытында бирелеп барачак. Ә социаль гарантияләр тотрыклы булачак. Һәм халык исәбенә без проблемаларны хәл итәргә - тишекләрне ямарга җыенмыйбыз”, диде Путин.

Ул Медведевның федераль җыенга юлламасында җиткергән барлык сәяси реформаларын хуплавын әйтте. Бу реформалар президент мөддәтен дүрт елдан алты елга, ә Дәүләт Думасыныкын биш елга озайтуны күздә тота. Моннан тыш хөкүмәтнең Дәүләт Думасы алдында ел саен хисап тотуы һәм башка юнәлешләр кергән. Боларның барысы да тормышка ашса бу “Бердәм Русия” фиркасенең дәрәҗәсен тагын да арттырачак.

Әлегә бу чаралар гамәлгә кермәгән, әмма Путин инде без якын киләчәккә сәяси планнар төзеп куйдык дип әйтте.

Беренче чиратта ул үз чыгышында финанс кризис вакытында күреләчәк чараларга басым ясады. Аерым алганда хөкүмәт социаль бурычларны һичшиксез үтиячәк, дәүләт проектлары (мәгариф, сәламәтлек саклау, торак төзелеше, авыл хуҗалыгы) да зыян күрмиячәген белдерде. Премьер-министр эшсезләр саны артырга мөмкинлеген кисәтте, әмма хөкүмәт аларны яклауны үз җаваплылыгына ала, диде.

Путин сүзләренә караганда, халыкның банклардагы акчаларын саклап калу өчен дә хөкүмәт барысын да эшлиячәк. “1991 һәм 1998 елгы кебек икътисади шок булмаячак”, дип вәгъдә итте ул.

Әмма аның әйткәннәрнең тормышка ашуы әлбәттә инде хәзердән үк күпләрне шикләндерә. Медведевның президент мөддәтен арттыру тәкъдиме да шуңа бәйле, ди белгечләр. Чөнки эшсезлек һәм инфляция сәбәпле, халык арасында канәгатьсезлек арта. Һәм каршылыклар чыкканда кәнәфидә утырып калу өчен җитәкчеләр хәзердән үк чараларын күрә.

Энергетика сәясәте институты президенты Владимир Милов идәрә итүчеләрне алмаштыру өчен җиңел кануннарның булмавы киләчәктә каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин дигән фикердә тора.

Путин исә үз чыгышында Русиядәге сәяси системаның чынбарлыгы, шул исәптән идәрә итүчеләрне алмаштыру өчен җиңел кануннарның булмавы турында бөтенләй бер сүз әйтмәде. Ул 2007 елның декабрендәге Дәүләт Думасы һәм 2008 елның мартындагы президент сайлауларына гына тукталып узды.

“Ел дәвамында “Бердәм Русия” партиясе берничә җаваплы сайлау кампанияләре уздырды һәм Русиядә хакимиятеннең күчүчәнлеген һәм тотрыклылыгын тәэмин итте”, диде Путин.
XS
SM
MD
LG