Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:42

Татарстан хөкүмәте халык сәнгати һөнәрчелеген үстерүне хуплады. Әлеге тармак программасы дәүләт шурасында да каралырга тиеш.

Казанга килгән сәяхәтче һәдиясез, ягъни сувинерсыз китми. Кемдер Кол Шәриф мәчете төшерелгән тәлинкәне ала. Балчыктан әвәләп ясалган керамик татар бабае, яки татар әбие, түбәтәйләр күңелләренә хуш килгәннәр дә юк түгел. Һәдия сатучылар Казан песие һәм шул ук вакытта дини әйберләр дә яхшы гына үтә дип белдерә.
Һәдия кибетләре дә урамнан җылы биналарга керә башлады. Әле шушы бер-ике ай эчендә генә дә Казанның Бауман урамында тагын өч кибетчек ачылды.
Татарстан дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова җомга көнне Казакъстанга китте. Әмма анда алып барырга миллилекне күрсәтә торган ниндидер яхшы бүләк таба алмадым, дип белдерә ул.
“Тегендә чаптык, монда чаптык, әмма бөтенесе бер төрле әйбер. Булган һәдияләр дә ислам белән бәйләнгән. Кол Шәриф мәчете төшерелгән кружкалар, кәсәләр, Казан мәчете дигән түштамгалар бар. Халыкның йөзен күрсәтә торган, этник орнаментлар, бизәк төшерелгән чынаяк парларын табып булмый. Элек татарча күн чигелеше белән эшләнгән күзлек савытлары бар иде. Алар да юкка чыккан. Казан билгесе булган Зилантны да кечкенә генә һәдия итеп, бәлки, бәллүрдән дә эшләп буладыр. Алар да юк.
Инде аптырагач, суыткычка беркетә торган магнитчык алдым. Анда да түбәтәй кигән кып-кызыл борынлы татар бабае сымаграк бер адәм төшерелгән. Аның янында бер кыз бар. Ә аның кендеге ап-ачык. Бүгенге көндә урамда йөри торган кызлар кебек ул, әмма башында калфагы бар.
Ир-атларга түбәтәй алдым. Ярый әле, мин әйтәм, шушы түбәтәебез бар. Ә хатын-кызларга бүләк таба алмадым. Кечкенә генә тастымаллар да булдырырга мөмкин бит. Алексеевски чыгара аларны. Ләкин алар фин-угор халыкларыныкына охшаган. Кызганычка каршы, безнең казан сөлгесе кыяфәтендә түгел. Шулай ук башъяулыкларын да татар орнаментлары, бизәлешләре белән эшләргә мөмкин. Шулай ук, татар чигеше белән шарфлар да эшләп була бит.
Яулыклар эзләп мөселман кибетләренә бардым. Төркиядән, Согуд Гарәбстаныннан һәм башка мөселман көнчыгыш илләреннән кайтканнар бар. Алар бит Казакъстанда да шушы ук”, ди Фәнзилә Җәүһәрова.
Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, гореф-гадәтләрне саклаучы халык сәнгати һөнәренә бөтенләй башкача караш кирәк. Алар, ягъни нәкъ Татарстанда җитештерелгәннәр, көндәшлеккә сәләтле булсын һәм Русиянең башка төбәкләрендә дә сатыла алсын. Шуның өчен хөкүмәт башлыгы сыйфатлы тавар җитештерү һәм аны сатуның яхшы эшләнгән челтәре булырга тиеш, дип белдерә.
Миңнеханов бу тармакта эшләүче эшмәкәрләр арасында бәйге үткәрергә тәкъдим итә. Җиңеп чыккан 30 кешенең һәркайсына 1 миллион сумлык грант та биреләчәк.
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да татар мәдәниятенә Русиядә генә түгел, дөньяда сорау булырга тиеш дигән карашта. 2009-2011 елга кадәр төзелгән программа Татарстанда халык сәнгати һөнәрчелеген саклау, үстерүгә багышланган. Бу программа хөкүмәт башлыгы грантларын да кертеп 70 миллион сум тирәсе булачак.
Күрше Чуашстанда мондый программа 2006 елдан бирле эшли. 2011 елга кадәр булган эшләр өчен алар 154 миллион акча тотарга исәпли. Ә менә Түбән Новгород өлкәсе 5 елга 542 миллион сумлык программа әзерләгән.
Зилә Вәлиева да һәдия сату урыннарын ширпотреб басып алуны таный. Шуңа күрә ул халыкның чын эшләнмәләрен ачыклау һәм алар турында мәгълүмат сандыгы булдыру ягында. Сәяхәт ширкәтләре белән дә эшләү мәгъкүл. 2013 елда Казанда булачак Универсиада ул әле спорт корылмалары һәм уеннары гына түгел. Аның белән беррәттән дөнья җәмәгатьчелегенә республиканың үзенчәлекле милли мәдәниятен, халык сәнгати һөнәрчелеген кунакларга күрсәтә белү дә кирәк.

XS
SM
MD
LG