Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:08

Беркемгә дә ышанмыйм


Ачык микрофон: Икътисад кризисы вакытында кемгә таянасыз, кем ярдәменә өметләнәсез?

-Без дәүләткә өметләнәбез. Хөкүмәтнең байлыгы бар. Кемдер эшләмәгәндә без эшләп киләбез. Төзелеш бара, хезмәт хакын вакытында алабыз.
-Беркемгә дә ышанмыйм, үземә генә ышанам. Гел уйлап эшләргә тырышам. Властька ышанмыйм. Турә-кара үзләренең бизнесын гына саклый. Гади кешеләрнең бизнесларын кайгыртмый.
-Әни белән әтигә ышанам, аларның шәхси ширкәтләре бар. Алар машина сату белән шөгыльләнәләр. Мин аларда эш кәгазьләре ташучы булып эшлим.
-Үземнән башка, таянычым юк. Таяныр кеше булса, кризис та булмас иде.
- Њземнән башка бернәрсәгә дә ышанып булмый. Мин консерваториядә укыйм. Шушы кризис вакытында кешеләрең күңелен күрергә тырышабыз.
-Әле беркайда да эшләмим. Металл ватыклары кабул итү ширкәтендә йөк ташучы булып аена 12-15 мең сум хезмәт хакы алып эшли идем, яптылар. Хәзер мин эшсез калдым.
-Мин апам ширкәтендә эшлим. Аудит тикшерүләр һәм машиналарга бәя бирү белән шөгыльләнәбез.
-Мин үземә таянам. Бар да үзебезнең кулда. Безнең кәсеп -туризм. Үзебезнең автобусларыбыз бар, экскурсиягә җибәрү белән шөгыльләнәбез. Кешеләргә хезмәт күрсәтү безне ачтан үтермәс әле.
-Әти- әниемә таянам. Алар дәүләт ярдәменә өметләнә. Мин алман теле өйрәнәм. Германиягә барып кайтырга дәүләт ярдәменә ышанам. Әмма аннан ярдәм булмаса, үзем акча эшләп, әти әнием ярдәмендә, ходайдан ярдәм белән Германиягә барып эшләпме, укыпмы кайтырга җыенам. Максатыма ирешергә телим.

XS
SM
MD
LG