Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:20

Айдар Галимовның яңа күчтәнәчләре


Танылган татар җырчысы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов яңа иҗат мизгеленә өр-яңа мәдәни программасын әзерләде.

Шуңа бәйле, “Айдар” театр-студиясендә, биюче егетләрне сайлап алу өчен, кастинг та оештырылган иде. Анда яңа программада катнашачак тагын бер биюче егет сайлап алынды.

Шушы мөһим эштә ярдәм итү һәм яңа биюләр кую өчен, Мәскәүдән Айдарның күптәнге иҗатташ дусты, танылган хореограф Олег Николаев та килеп җитте. Украинаның атказанган артисты О. Николаев узган елларда да “Айдар” театр-студиясе егетләре һәм кызлары белән яңа биюләр куеп, Айдарның һәр яңа программасы уңышына зур өлеш керткән иде. Бу юлы да аның шулай булачагына шик юк.

“Быелгы программада элекке еллардагы хитлар да, өр-яңа җырлар да күп булачак”, ди Айдар Галимов.

Яңа тамашаның премьерасы киләсе атнаның сишәмбесендә Уфа янындагы Алексеевка авылында булачак. Аннан соң популяр сәнгать коллективы Башкортстан һәм Татарстан районнарына сәфәрләрен дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG